Онищенко әйтүенчә, һәр сырхауның үзенә генә хас үзенчәлекләре бар, шуңа күрә барысын да бер кысага кертергә ярамый.
Белгеч мисал да китереп үткән. “Табиб сменага 25-27ләп кешене кабул итә. Кемдер белешмә алу өчен генә кереп чыга, шуңа күрә аңа ярты минут та җитә. Ә кемдер ниндидер җитди чирнең борчый башлавы сәбәпле беренче тапкыр гына күренергә килә. Табибка бу очракта барысын да ачыкларга, кайвакыт коллегасы белән дә киңәшләшергә туры килә. Әлбәттә инде, күбрәк вакыт таләп итә бу”, – дип билгеләп үткән академик.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез