Табигать нигъмәтләре белән кәсеп итүчеләр: «Шул акчага йортлар да салып чыктык»

Табигать биргән нигъмәтне иренмичә җыеп, әзерләп, кәсеп иткән кешеләр байтак. Кемдер җиләк җыеп сата, кемдер үләннәр, себерке әзерли, кемдер – нарат сагызын. Боларның барысына да күпме көч һәм кул хезмәте керә. 

«Нәрсә бар – барысын да җыям»

Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авылында яшәүче Гөлнур Сәлимгәрәева быелгы җәйне күп итеп үләннәр һәм гөмбә җыюга багышлаган. Без дә аның урманнан кайтып, мунча себеркесе бәйләп утырган чагына туры килдек.

– Мин җиләккә йөрмәдем, чөнки безнең якта еланнар бик күп. Быел аеруча аздылар, хәтта моңа кадәр таныш булмаганнары да очрый. Күрше авылдан биш кешене елан чагып, хастаханәдә яталар. Шуңа күрә мин, аягыма озын кунычлы резин итек киеп, кулга таяк тотып кына үләннәр (сары һәм шәмәхә мәтрүшкә, бөтнек, кырлыган (иван-чай), меңьяфрак, кандала үләне (донник), себерке җыям. Шәмәхә мәтрүшкәне бер генә вакытта җыеп калып була. Ә кандала үләнен кара көзгә кадәр әзерләргә мөмкин. Бездә юкә чәчәк ата башлады гына әле, анысын да җыярга уйлап торам. Рус халкы, йортларын яман күздән саклар өчен, шайтан таягын күп ала. Анысын да шактый әзерләдем, – ди ул.

Моннан тыш, быел ак гөмбә уңган, анысыннан да читтә калмаган оста урманчы.

– Беренче партия бер атна элек бетте. Августта икенчесе башланыр дип көтеп торам. Гөмбәләрне маринадладым да, киптердем дә, иттарткычдан чыгарып та, турап та катырырга куйдым, – диде ул.

Гаиләсеннән артканның барысын да Гөлнур апа базарга алып барып сата. Өеннән алып китүчеләр дә күп. Мәтрүшкәнең бер бәйләмен – 50–150 сумнан, имән себеркесен – 200 сумнан, юкә, каен, өрәңге яфраклары кушып бәйләгәнен – 150 сумнан, эре ак гөмбәнең 5 литрлы чиләген – 1500 сумнан, вагракларын – 2500 сумнан, 1 литрлы маринадланган гөмбәне – 1500 сумнан, 0,5 литрлысын – 750 сумнан, киптерелгәненең 1 килосын – 20 000 сумнан, катырылганының 1 килосын 6000 сумнан тәкъдим иткән.

«Себеркедән – 150 мең сум»

Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов, мунча себеркесе ясап сатып, сезон саен 150 мең сум тирәсе акча эшли.

– Быел себерке бәясен арттырдым. Бөтен төренең дә бер парын 300 сумга сатам. Әлеге бәяне күпсенгән ке­шеләр дә булды, ләкин мин бит бөтен шартын китереп бәйлим. Аңа күпме хезмәт керә. Ике мең сумга сатып алган себерке әллә күпме тапкыр мунча керергә җитә, никадәрле сихәт китерә. Шулай да алучылар кимеми, гел сорап кына торалар, – ди ул.

Рамил әйтүенчә, күбрәк төрле үләннәр кушып бәйләгән каен себеркесен сорыйлар. Әрем, сары һәм шәмәхә мәтрүшкә, юкә чәчәк аткан вакытта аның ботагын, карлыган, чия яфракларын кушып бәйли. Соңгы елларда аеруча имән себеркесен яратып алалар, ди.   Чөнки имән себеркесе сөякләрне ныгыта, буыннары авырткан кешеләр­гә файдасы зур. Тәнне сыгылмалы итә һәм азмы-күпме корыта. Имәннең хуш исе артериаль басымның күтәрелүенә комачаулый. Имән себеркесе нерв системасын тынычландыра һәм стресстан арынырга ярдәм итә.

Себеркедән тыш, Рамил шәмәхә мәтрүшкә дә сата. Аны табу авыр булганга, күрәсең, бәясе дә арзан түгел: бер бәйләмен 1000 сумга тәкъдим итә.

«Алган керемгә йорт салдык»

Биектау районының Наратлык авылы куе урманнар янында урнашкан. Шуңа күрә бу авылда яшәүчеләрнең күпчелеге, табигать нигъмәтләрен иренмичә җыеп, эшкәртеп, кәсеп итә. Рузилә һәм Мөнир Камаловлар да бу эшләрдән читтә калмаган. Хуҗабикә әйтүенчә, алар себеркеләр, үләннәр әзерли, гөмбә, каен җиләге һәм кара җиләк (черника) җыя.

– Безнең авыл халкы элек-электән урман белән яши, шуның белән көн күрә. Урман сугыш вакытында да, ачлык елларында да халыкны ачка үтермәгән бит. Үзебез дә яшьрәк чакларда бик нык җыйдык. Шуннан кергән акчаларга газ да керттек, йортлар да салып чыктык, – диде Рузилә апа.

Аның әйтүенчә, быел ул якларда җиләк уңышы бик начар булган. Шуңа күрә күбрәк себерке һәм үләннәр әзерлиләр. Имән себеркесенең бер парын 200 сумга саталар, күпләп алганда, арзанрак бәядән бирәләр.

Көзен исә гөмбәгә тотынырга ниятлиләр. Шушы еллар эчендә инде үзләренең сатып алучылары да барлыкка килгән. Камаловлар башлыча майлы һәм баллы гөмбә, гөреҗдә җыялар. Сатып алучылар урман байлыгын маринадлап та, тозлап та яраталар икән.

– Кайда да тырышасы инде. Иртәнге сәгать 4тә без инде урманда булабыз. Һәр нәрсәнең урынын белеп барырга кирәк. Бу эшләрдә ирем бигрәк тә тырыш. Атнага ким дигәндә 450 пар әзерләгән чаклар булды. Без себеркене үләннәр кушып бәйләмибез, аеруча имәннекен яраталар. Ә каенныкын дус-туганнар өчен дип кенә әзерлибез. Себерке әзерләү вакыты чыкмады әле. Аны тагын ике-өч атна җыярга була, – диде Рузилә Камалова.

Фото: dzen.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре