Табигый туңдырманы ялганыннан аерырга өйрәттеләр

Дәүләт стандарты нигезендә җитештерелгән туңдырмада үсемлек майлары булмаска тиеш. Белгеч Илья Березнюк “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, ГОСТ нигезендә, чын туңдырма составында сөт яки сөтөсте, коры сөт, шикәр комы, атланмай, тәм кертә торган өстәмәләр һәм стабилизаторлар булырга тиеш. Березнюк басым ясап әйткәнчә, сөттән ясалган туңдырмада стандарт буенча гына түгел, бәлки Таможня берлегенең техник регламенты буенча да үсемлек майларыннан файдалану тыела.

Белгеч билгеләп үткәнчә, пломбир составында үсемлек майлары күрсәтелсә, продукциянең ялганлап җитештерелгәнлеген аңлата бу. Шул ук вакытта ул туңдырманың ширбәт катламында кокос маеның кулланылырга мөмкин булуын әйткән. Бөлгеч сүзләренә караганда, әйбәт туңдырма җитештерүчеләр мондый катлам ясау өчен гадәттә атланмай куллана. Ә ул табигыйрәк ингредиент санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре