Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ Директорлар советының планнан тыш киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ җитәкчелеге озатуында яңа бизнес-үзәкне карады, аны төзүдә кулланылган заманча материаллар һәм технологияләр белән танышты. Ул, аерым алганда, югары архитектура стандартлары буенча проектланган һәм шәһәрнең үзәгендә урнашкан бина Казан өчен чираттагы бизәк булачак, дип билгеләп үтте.
Директорлар советы утырышы барышында 2024 елда ТАИФ төркеменең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2025 елга төп бурычлар каралды. Директорлар советы әгъзалары шулай ук Тимур Шиһабетдиновның «ТАИФ» АҖ генераль директоры итеп билгеләнүен расладылар.
Рөстәм Миңнеханов ТАИФ төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул төркем предприятиеләренең хезмәт коллективларына, компания акционерларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Уртак тырышлык белән без тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, компаниянең динамик үсеше җитештерүне үстерергә, шулай ук төрле дәрәҗәдәге бюджетларга, хезмәткә түләү фондына түләүләрне арттырырга мөмкинлек бирә, бу үз чиратында ТАИФ төркемендә эшләүче хезмәткәрләрнең тормыш сыйфаты үсүе турында сөйли.
«Чит ил технологияләрен куллануга бәйле кайбер чикләүләр аркасында барлык кыенлыкларга да карамастан, ТАИФ төркеме белгечләре иң катлаулы бурычларны тормышка ашырырга сәләтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, ТАИФ төркеменең җитди инвестицион программасы бар, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге компаниянең бүген Директорлар советында фикер алышкан проектларына һәм планнарына киләчәктә дә ярдәм итәчәк, дип ышандырды.
Рөстәм Миңнеханов компаниягә тагын бер Татарстан проектын үстерүдә катнашырга тәкъдим итте: бу – Алтайда кар барсларын саклау һәм үстерү үзәге (Алтай Республикасының Майма районындагы «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәге). Үзәк барсларны яшәү ареалында саклау һәм үрчетү белән шөгыльләнәчәк.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, барс – Татарстан символы, һәм республика бу «Кызыл китап»тагы хайванының юкка чыгуына юл куймас өчен күп көч куя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез