Газетага язылу

Тамыр җәю: «ВТ» журналисты дәүләт ярдәменнән файдаланучыларны барлады

Кемдер район җиренә табиб булып кайтып, йөзләгән кешенең сәламәтлеген кайгырта, кемдер бирелгән субсидияләргә абзар тутырып мал асрый, яңа йорт салып дөнья көтә. Авыл җирендә тамыр җәю өчен дәүләт биргән мөмкинлектән файдалана беләбезме? Яшь белгечләрне туган якка нәрсә җәлеп итә? Бу сорауларга җавапны әңгәмәдәшләребезнең тормыш үрнәгендә эзләдек.

Тамыр җәю: «ВТ» журналисты дәүләт ярдәменнән файдаланучыларны барлады

«Хан сараенда яшибез»

Кукмара районының Каенлык авылында яшәүче Лилия һәм Фәрит Мусиннар гаиләсе моннан берничә ел элек ике катлы зур йорт күтәреп чыккан.

 

– Мин – чып-чын авыл баласы. Балачакта да, бары тик авылда гына тормыш бардыр, дип уйлый идем. Казанга да укырга кереп карадым, тик анда ияләнә алмадым, бер дә яратмадым шәһәрне. Район үзәгенә кайттым да ТИСБИга читтән торып укырга кердем. Анда укыган вакытта туган авылым Олыязда фермада сыерлар саудым. Тормыш иптәшем белән 2007 елда гаилә кордык. Ул елларда колхозлар таралып, авылда эш калмаган иде. Өйләнешкән һәр гаилә Казанга таба юл алды. Тик мондый уй минем дә, Фәритнең дә башына да кереп карамады. Ул чорда гаилә корып, авылда төпләнеп калучылардан бер без генә идек.

 

Шулай итеп яшь гаилә авылда калып, күп итеп мал тота башлый.

 

– Колхозның хәле авыр. Хезмәт хакын да ике-өч айга бер генә күрә идек, тик ул вакытта да авыл кешесе тырышты, ач калмады. Каената һәм каенана белән бергә тордык. Икесе дә авылда бик акыллы, хөрмәтле кешеләр иде. Малларны ишәйттек, абзар-кураларны зурайттык. Бер-бер артлы өч улыбыз туды. Ышанасызмы, ул вакытта авылда бала-чага да юк иде, безнекеләр бер-берсенә иптәш булып үсте, – ди Лилия.

 

2012 елда мөдире эштән киткәч, авыл клубы ябылып тора. Баласы кечкенә булса да, җирлек башлыгы үгетләгәч, Лилия клубка эшкә урнаша. Балалар акчасы янына хезмәт хакы да өстәлгәч, тормышлары да тагын да җиңеләеп китә. Һәм 2021 елда Мусиннарның дүртенче уллары туа.

 

– Балалар ишәйде, үзебез генә дә җиде кеше булдык бит инде. Моңа кадәр дә программалар турында ишеткәнебез бар иде, тик аларга артык әһәмият бирмәдек. Ә монда гаиләбез зурайгач, малайлар үскәч, башка чыгасы килә башлады. Документларны җыеп тапшыргач, «Авыл җирен комплекслы үстерү» программасында катнаша алуыбыз билгеле булды. Бер ел вакыт узганнан соң булачак йортыбызның адресын сорап, төзелеш белән ашыктыра да башладылар. Үзебез яши торган йорт янында озак еллар ташландык торган нигез бар иде. Авыл җирлеге аны үзенә күчерде дә, 2023 елның сентябрендә нигезгә казык кагылды. Йортыбыз шуның кадәрле матур, иркен булып чыкты. Ерактан «хан сарае» шикелле балкып тора. Һәр баланың аерым бүлмәсе бар. Аның гомуми суммасы 7 млн сумга якын килеп чыкты. Шуның 1 млн сумнан артыграгын гына үзебез түләдек. Безнең өчен бер дә күтәрә алмаслык акча булмады ул, җиңел генә башкарып чыктык. Әле дә мондый бәхеткә ирешүебезгә ышанып бетә алмыйбыз, – ди Лилия.

 

Бүген алар алты сыер, бозаулар тота. Һәм авылдагы тормышларына сөенеп туя алмыйлар.

 

– Интернет челтәрләрендә таралган кайбер видеоларда авылны шуның кадәр караңгы, ямьсез, тездән бутый киеп, саз ерып йөри торган юллы, ә халкын начар йортларда яшәүчеләр итеп сурәтлиләр. Алай түгел бит ул, бүген яшәр өчен авыл җиреннән дә уңайлырак, рәхәтрәк җир юк. Балаларга мөмкинлек җитми, кибетләр алай ук бай түгел, дип тә әйтергә мөмкиннәр. Мин алар белән бер дә килешмим. Безнең һәм күрше авыл балалары район үзәгендәге түгәрәкләргә йөри. Юллар әйбәт, кайтып китәргә әллә ни озак вакыт та үтми. Казанда да сәгатьләр буе «бөке»дә утыручылар бар. Саф һавада рәхәтләнеп уйнап, эшләп һәм ял итеп үсә дүрт егетебез. Бүгенгебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Авылда яшәргә куркасы түгел. Монда хәзер, киресенчә, җәннәт. Теләге булганнарга эше дә бар аның. Мәктәпкә – укытучылар, клубларга мөдирләр, сәнгать җитәкчеләре җитеп бетми. Авылга кайтырга беркайчан да соң түгел. Туган җир – җанга дәва ул, – ди Лилия Мусина.

 

Иш янына куш

Әтнә районының Казак Үртәме авылында яшәүче Җәләлиевлар күпләп терлек тота. Бүген аларның 25 сыеры, дүрт аты, сарыклары һәм бозау, үгезләре бар. Алар да берничә тапкыр ярдәм акчасын алган.

 

– Җиде ел элек, сыерларны сигез башка җиткезәбез дип, 200 мең сум акча алган идек. Ул вакытта шактый зур ярдәм иде ул. (Хәзер бу ярдәмне 600 мең сумга күтәрделәр. – Авт.) Шуларга абзарларны яңартып чыктык, – ди гаилә башлыгы Рафис абый. – Дүрт ел элек «Иң яхшы шәхси хуҗалык башлыгы» номинациясендә җиңгәч, 100 мең сум акча бирделәр. Анысы һич көтмәгәндә булды. Җирлек башлыгы: «Әйдә, документ җыеп тапшырыйк әле», – дип оештырган иде, берничә көннән Казаннан шалтыратып та әйттеләр. Кукмарада узган зона киңәшмәсенә чакырып алдылар да, матур итеп каршылап, ашатып-эчертеп, кулга сертификатны тоттырып та җибәрделәр. Күңел булды инде, ничек булмасын? Менә быел хуҗалыктан үгез бозау сатып алучыларга бер мал башына 35 мең сум акча бирәләр икән. Андый бозаулар миндә дә бар. Шул ярдәмне алыр өчен документларны тапшырдым, акчасы да булыр дип көтәм. Файда бит.

Акмаса да тамып торса, күңел була шул инде. Йөргән аякка җиме дә эләгеп тора.

– Ел саен сыерларга субсидия, ветеринария чыгымнарына да биреп баралар. Узган елгы акча да ярап куйды. Тик, кызганыч, узган ел ярдәм ала торган сыерлар санын чикләделәр. Былтыр 32 баш сыерыбыз бар иде, бары 24 енә генә акча алдык. Быел инде 25 не генә калдырдык. Субсидиясе дә юк, сөт бәясе дә арзан, дидек. Әлеге вакытта сөтне миннән 29 сумнан алалар, – ди Рафис Җәләлиев.

 

Шулай булса да, «мал асрауның файдасы бар» дип яшәүчеләрдән алар.

– Авыл кешесе гомер буе билен бөгеп гомер иткән. Төрле вакыты булган, әлбәттә. Әмма барыбер ач калмаган, хәер сорашмаган. Чапкан, тапкан, яшәгән. Кемгә бушлай китереп бирәләр? Сөтен һәм итен саткан акчага менә шулай дәүләт ярдәме дә өстәлеп куйса, яхшы инде. Чыгымнарны капламаса да, бирү алу түгел инде. Биргәнне кире сорамыйлар, шунысы яхшы, – ди җир кешесе.

 

Кайда тудым...

Чүпрәле районының Шланга авылы егете Илназ Нәүмәтов Ульянда табиблыкка укыган да туган якларына кайткан. Бүген ул район поликлиникасында терапевт булып эшли. Яшь белгеч «Земский доктор» программасы буенча 1,5 млн сум күләмендә акча алган.

 

– Укуны тәмамлагач, дүрт ел Ульянда эшләп алдым. Аннан соң сайлап алу мөмкинлеге зур иде. Башка шәһәрләргә дә китә ала идем, тик туган яклар, әти-әнигә якын булу теләге үзенекен итте. Ике ел элек үзем туып үскән авылга кайттым да район поликлиникасына эшкә урнаштым. Кайда тудым, шунда файдам тисен, дидем. Үземнең райондашларга ярдәм күрсәтә алам икән, мин шат кына. Районга, авылга кайткан яшь белгечләргә өстәмә ярдәм булгач та рәхәт, – ди Илназ.

Аның сүзләренчә, районда эшләүнең уңай яклары күп. Монда кешеләр дә якын, гаиләсе өчен дә уңайлырак.

– Районга кайтуыма барыннан да бигрәк әти-әнием сөенде. Ничә яшьтә булсак та, алар өчен бала булып калабыз бит. Мин авылга да эшкә кайткан булыр идем, тик андагы ФАПларда шәфкать туташлары гына эшли бит. Чүпрәледә мин эшли торган участок бик зур, 1400 кешегә хезмәт күрсәтәбез. Участоктан тыш, стационарда да эшлим. Барлык авыручыларга да игътибар күрсәтергә тырышам. Авыл кешеләре барыннан да бигрәк гипертония, хондроз, сөяк-мускул системасы авырулары белән җәфалана. Бил, аяк-куллары сызлый. Гомер буе авыр эштә эшләү нәтиҗәсе инде бу, – диде яшь белгеч.

 

 

 

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре