Россиянең танылган актеры Роман Мадянов 63 нче яшендә вафат булган. Бу хакта “Первый канал”да иртәнге тапшыруны алып баручы Екатерина Стриженова үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. SHOT мәгълүматларына караганда, актер яман шештән үлгән.
“Кадерлебез Рома! Синең белән күпме балык тоттык, син һәрвакыт җиңә идең, чөнки балык синең кармакка рәхәтләнеп эләгә иде... Нинди шәп артист идең, талантың өчен мактабрак куйсам, уңайсызланып, кызарып чыга идең... Сине бөтен халык яратты. Бу хәбәрне ишетү бик авыр... Урының җәннәттә булсын, Рома!” – дип язган Стриженова, һәм актер белән видео урнаштырган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Мадянов Мәскәүнең Новогиреево районындагы фатирында җан биргән. Сентябрь башында, хәле начараю сәбәпле, аның катнашындагы барлык спектакльләр кичектерелгән булган. Актерның туганнары SHOT телеграм-каналына сөйләп үткәнчә, ул, онкологиядән тыш, коксартроздан (остеоартрозның авыр формасы) интеккән. Романның бот сөяге буыны өлешчә ясалма буынга алыштырылган булган.
Мадянов “Левиафан” фильмындагы, “Домашний арест”, “Солдаты” сериалларындагы рольләре белән бик күпләргә таныш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез