Танылган артистка вакытыннан алда төрмәдән чыгарга рөхсәт иткәннәр

Суд Михаил Ефремовка шартлы рәвештә вакытыннан алда (УДО) иреккә чыгарга рөхсәт иткән. Моңа кадәр утырыш барышында актерның колониядә барлык тәртип бозу очракларын караганнар. Мәсәлән, бервакыт ул чәй эчеп килү өчен эш урынын ташлап киткән. Моннан тыш анда смартфон тапканнар. Михаил Ефремов аның аша иректәге дусларына шалтыраткан. Актер моның өчен биш көнгә штраф изоляторында утырып чыккан.

“Бу – минем ахмаклыгым. Егетләрнең шалтыратканлыгын күрдем дә, берәр тапкыр шалтыратып алырга булдым. Ни өчен шулай эшләгәнемне үзем дә белмим”, – дип аңлатып үткән үзенең гамәлен.
Шул ук вакытта колония вәкилләре Ефремовны уңай яктан бәяләп, аның мәдәни-массакүләм эшчәнлек белән актив шөгыльләнгәнлеген, биредә берничә һөнәр үзләштерүен сөйләп үткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре