Танылган Россия аш-су остасы, бик күп китаплар авторы, блогер Сталик Ханкишиев татар халык ашлары һәм милли йолаларга багышланган китабын тәкъдим итте. Бу – барлык рецептлар да видео форматында да тәкъдим ителгән дөньяда беренче милли аш-су китабы. “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында автор әлеге китабының язылу тарихын сөйләде.
Сталик Ханкишиев сүзләренә караганда, аның “Земля, душа и еда татар” китабы – рецептлар җыентыгы гына түгел. Аның үз геройлары бар. һәм алар – Татарстанда яшәүче гап-гади кешеләр. “Узган елның маенда мин тәүге тапкыр Казанга килдем. Гәрчә якын туганнарым арасында татарлар күп булса да, Татарстанга килгәнем юк иде. Шунда мин Ирада Әюпова (Татарстанның мәдәният министры – Авт.) белән таныштым. Һәм ул, китапларымны карап чыкканнан соң, миңа татар халык ашларына багышланган китап язарга тәкъдим итте”, – дип сөйләде ул.
Китабына геройларны Татарстан буенча сәфәр кылып эзләгән. “Минем моңа кадәр мондый яхшы шартларда эшәләгәнем юк иде. Бөтен мөмкинлекләр дә бирелде, шуңа күрә бу китап начар була алмый иде. Без бөтен Татарстан буенча йөрдек, искиткеч кешеләр белән таныштык. Алардан рецептлар гына түгел, ул рецептларның тарихын, традицияләр турында язып алдык. Бу китапның авторы мин генә түгел. Аның авторларын һәм геройларын китапның тышлыгында ук күреп була”, – дип сөйләде аш-су остасы.
Әлегә китап рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән. Тиздән гарәп теленә тәрҗемәсе дә чыгачак. “Аңлавыгызча, бу китап татарлар өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен язылган. Татар хуҗабикәсен татар ашлары пешерергә өйрәтәсе юк инде ул. Ә Татарстан, татар халкы, мәдәнияте, милли аш-суы турында бөтен дөнья белергә тиеш!” – ди Сталик Ханишиев.
Тагын шуны искәртик, бу – барлык рецептлар да видео форматында да тәкъдим ителгән дөньяда беренче милли аш-су китабы.
“Земля, душа и еда татар” – Сталик Ханкишиевның 11 китабы. Моңарчы ул язган китаплар халыкара премияләрдә җиңү яулаган. Әйтик, 2012 елда Парижда узган “Gourmand World Cookbook Awards” конкурсында ул “Милли кухня турында елның иң яхшы китабы” номинациясендә җиңгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез