Танылган Камай авылының киләчәге өметле

Кечерәйми, зурая. Китмиләр, кайталар. Менделеевск районының Камай авылы яңара бара. Без килгәндә, күпер төзекләндерәләр иде. Ремонт эшләре 212 миллион сумга төшәчәк. Киләчәге өметле, димәк. Булмаса, федераль казнадан мондый саллы акча түкмәсләр иде. Татарстанның  халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина, тагын бик күп иҗат кешеләрен дөньяга чыгарган авыл сукмакларыннан без дә йөреп кайттык.

Яшәеш

Камайда 410 кеше яши, 183 йорт исәпләнә. Бакчага 13 бала йөри. Мәктәптә 21 бала укый. Быел өч сабый туган. Клуб, кибет, мәчет, фельдшер-акушерлык пункты – барысы да үзендә. Халкы Менделеевск, Чаллы, Алабугага барып эшли. Авыл җирлеге башлыгы Илнар Ахунҗанов әйтүенчә, авыл бетә дигән нәрсә юк. Яшьләр төпләнеп кала. Йортлар саны ел саен бер-икегә булса да артып тора. Читтән, бигрәк тә Чаллыдан күчеп кайталар икән. Буш йортлар 3–4 кенә калган. Илнар Ахунҗанов белән китапханәче Гөлфидә Галимуллина безне авыл урамнары белән таныштырды. Йортлар төзек. Камайда мәш килеп күпер төзекләндерәләр.

Фермерлар күп икән. Инешнең бер ягында – Хәйриев, икенче ягында – Әһлиевләр нәселе. Әһлиевләр – өч бер туган. Яшьләр шәһәрдә белем алса да, Камайдан ерак китмәгән. Төп йортта әти-әниләре яши. Бу нәсел игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Аларның эш тәртибе дә аерылып тора.

– Һәрберсе аерым бер тармакны алып бара. Берсе – техника, икенчесе – маллар, өченчесе үсемлекчелек өчен җаваплы. Кемдер – механик, кемдер инженер, агроном. Хәзерге вакытта барысы да – басуда. Көндез өйдә тотып булмый аларны, – ди җирлек башлыгы.

Рух

– Моңа кадәр саф татар авылы булса, хәзер башка милләтләр дә бар. Бу инде гореф-гадәтләрнең үзгәрүенә китерә. Аларның үзенекен итәсе килә. Ике якны да кайгыртабыз. Читтән килүчеләр дә татарча өйрәнә, – ди Илнар Ахунҗанов.

Камайлылар күренекле якташлары белән горурлана. Алар арасында җырчы Вафирә Гыйззәтуллина, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Рәмзия Зиннәтуллина, Минзәлә театры артистлары Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Ринат Юзикеев, шагыйрь Камил Гыйльмуллин, композитор Рафаил Бакиров, элеккеге хезмәттәшебез, журналист Дифгать Сирай да бар. Танылган көрәшчеләр, бертуган Ринас һәм Рафаэль Кәлимуллиннар да шушы авылдан.

– Бер авылдан моның кадәр талантлы шәхеснең чыгуы нәрсәгә бәйле соң? – дип тә кызыксындык.

– Камай чишмәсенәдер. Ул бездә берәү генә, – диде юлдашларыбыз.

Вафирә апа йортының нигезе юк икән инде. Янгын чыгып, көлгә әйләнгән. Ул урында яңа йорт төзегәннәр. Кызы Камилә әнисенең туган һәм үлгән көннәрендә каберенә кайтып, зиярәт кыла икән.

– Вафирә апа, авылга кайтып көч алам, дип әйтә иде. Исән чагында еш кайтты. Урамда кем очрый: олысымы, кечесеме – барысы белән дә аралашты. Масаюны белмәде. Авылга мәчет төзү, юлларны төзекләндерү эшләрендә булышты. Милли җанлы булды. Татар теле, азатлык өчен көрәште. Клубта да, мәктәптә дә төрле чаралар оештырып, искә алабыз, – ди  Гөлфидә ханым.

Җырчының 55 яшьлеге уңаеннан авылдашлары аңа «Ока» машинасы бүләк иткән. Кызганыч, әнә шул машинада авылга кайтып барганда авариягә очрап, татарның моңлы кызы һәлак була. 2016 елда авылның мәдәният йортына аның исеме бирелгән, диварына истәлек тактасы урнаштырылган.

Авылның сайты эшли башлаган. Китапханәче 150 мең сум грант откан булган. Менә шул акчаның файдасы тигән. Ул авыл халкын барлык яңалыклар белән таныштырып бара.

Табылдык

Айрат Миннәхмәтов мәктәптә тарих укыта. Укытучы гына түгел, аны авылның тарихчысы дип йөртәләр. «Бакчасында казынганда һаман нинди дә булса табылдыкка тап булып тора», – диләр аның турында.

– Бер ай элек бакчада ХVII гасыр тәңкәсе таптык. Авыл тарихын дәлилләүче факт бу. Димәк, безнең авылның тарихы да шул чорга барып тоташа. Табылдыклар очрап тора, эзләнергә генә кирәк. Тагын да борынгырак мазунин культурасына караган керамик чүлмәк кыйпылчыгы да таптык. Әмма аны дәлилли алмыйм, галимнәргә күрсәтәсем бар, – ди яшь тарихчы.

Тамырлар

Әһлиевләр – авылның тоткасы. Мөхәммәтнур Әһлиев – Татарстанның атказанган механизаторы. Аңа 75 яшь. 1964 елда техникага утырган булган, әле дә шуннан төшми. Шул ук вакытта авыл малайларын бил алышырга да өйрәткән. Ринас һәм Рафаэль Кәлимуллин – аның оныклары. Оныкларының балалары да калышмый.

– Трактор булмаса, нишләр идем икән? Бер әйләнеп кайтсам да, күңелгә рәхәт. Башта колхозда эшләдем. Пенсиягә чыкканнан бирле авыл халкына хезмәт күрсәтәм. Бакчаларын сукалыйм, тырмалыйм, печән җыям. Терлек асрап көн күрәбез. Әлфия апаң белән өч бала тәрбияләдек. Мин комбайнчы булсам, хатыным, балаларым комбайн ярдәмчесе булып эшләде, – ди гаилә башлыгы.

Мөхәммәтнур абый авылның киләчәге өметле дип саный.

– Бакча, мәктәпне бетермәскә кирәк. Эш урыннары булса, яшьләр читкә китмәячәк, – ди ул. – Туганнар арасында дуслык  бетмәсен. Оныкларымны да шуңа өйрәтәм. Атна саен бәлеш, коймак пешереп, балалар, оныкларыбызны каршы алабыз. 7 онык, әле аларның 7 баласы бар. «Әйдәгез, кайтыгыз», – дип чакырып торыйк. Нәсел тамыры өзелмәсен өчен менә шундый җылы очрашулар кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре