Күренекле композитор София Әсхәт кызы Гобәйдуллина 94 нче яшендә вафат булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
“София Әсхәт кызы чорыбызның күренекле композиторы, күренекле сыйфатларга ия шәхес булды. Безнең өчен ул иҗатка тугрылык, яңалыкка омтылыш үрнәге, намуслылык, дөньяга һәм кешеләргә карата игътибарлы, сакчыл мөнәсәбәт үрнәге булып калачак”, – дигән әлеге кайгылы хәбәргә бәйле рәвештә Казан башкаласы мэры Илсур Метшин.
София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Чистай шәһәрендә рус-татар гаиләсендә туган. Булачак композиторның балачагы һәм яшьлеге Казанда узган: биредә ул 1932-1954 елларда яшәгән.
1954 елда – фортепиано классы буенча Казан консерваториясен, 1959 елда – композиция классы буенча Мәскәү консерваториясен, 1963 елда – композиция классы буенча Мәскәү консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган.
1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында Мәскәү электрон музыка эксперименталь студиясендә эшләгән.
1975 елдан “Астрея” композиторлар төркеменә кергән. 1991 елдан бирле Германиядә яшәгән.
София Гобәйдуллина – симфоник әсәрләр, солистлар, хор һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр өчен, театр музыкасы, кино һәм мультфильмнар өчен 100дән артыграк көй авторы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның мактаулы гражданины.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез