Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны, соңгы 12 елда 2,4 тапкыр артып, 58 мең 700 гә җиткән. Республикада социаль ярдәмгә тотылган 35 млрд сумның яртысына якыны балалы гаиләләр өлешенә туры килә. Нинди ярдәмнең мөһимрәк икәнен Саба, Кукмара, Тукай районнарында һәм Чаллыда яшәүче гаиләләрдән сораштык.
Саба районының Килдебәк авылында гомер итүче Кәримуллиннар гаиләсе биш бала үстерә. Әниләре Алия авылдагы башка балалар өчен дә җаваплы: фельдшер булып эшли ул.
– Бер-бер артлы биш бала тапканыма сөенеп бетә алмыйм. Алдан тапканы үскән саен, кечерәкне сөясе килү теләге артып кына торды. Хәзер олы балабыз 7 нче сыйныфта укый, иң кечкенәсенә биш кенә яшь әле, – ди Алия. – Балаларны яклау көнендә сабыйларым өчен гел бәйрәм ясарга тырышабыз. Авылда яшибез дигәч тә, шәһәрләрдән кайтып кергән юк безнең. Сабада матур парк ачылды. Балаларны шунда да еш йөртәбез. Казанга да юл өзелми.
Килдебәк авылында да күп бала үстерүче гаиләләр шактый икән.
– Бездә кеше үз-үзенә ышанган. Дәүләттән ярдәм көтеп ятучы юк. Бер караганда, үзеңнең картлыгыңны уйлап тапкан балалар бит инде алар. Иң мөһиме: дөрес тәрбия бирәсе иде, – ди Алия.
Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче Айгөл һәм Райнур Сәмигуллиннар да да биш бала үстерә. Быел кышын балаларга шәһәр тормышы күрсәтик дип, Кукмарага күченгән булганнар. Әмма балаларның бишесе дә авылны бик сагынган, кире кайтканнар.
– Авылдан да рәхәт җир юк. Безнең Вахит әллә кайчан шәһәр төсле бит инде ул. Монда бала үстерүчеләргә барлык шартлар да тудырылган. Бездә яшь әниләр паркта коляска этеп ял итә, – ди ул. – Иң мөһиме сабыйлар сау-сәламәт булсын. Тырышып эшләгәндә, калганы була аның. Улларыма әтиләре – зур үрнәк. Иремнең кулы алтын. Балалар бар эшкә өйрәнеп үсә. Без аларга нәрсәдер өйрәтеп, тәрбия биреп утырмыйбыз. Үзебез үрнәк булырга тырышабыз. Алар безне кабатлый.
Хәзер аларда көн саен бәйрәм.
– Мәктәптә укулар бетү дә – зур сөенеч. Балалар рәхәтләнеп ял итәчәк. Без бәйрәм хөрмәтенә пикник ясыйбыз. Балык тотарга барачакбыз. Әле генә туган кебек булсалар да, инде улларым буйга безне куып тотып, узып киттеләр. Иң кечесе быел мәктәпкә бара, – ди Айгөл. – Мин кечкенәдән күпбалалы булам дип хыялландым. Ишле гаиләдә яшисем килде. Ә менә хәзер курыкмыйча бала тапканыма шатланам. Бәхетнең иң зуры – сабыйларым.
Тукай районының Иске Дөреш авылында яшәүче Илдар Гыйльфановка балаларын ялгыз үстерергә туры килә. Моннан җиде ел элек хатыны үлеп китә аның.
– Ул вакытта кечкенә балама бер яшь тә тулмаган иде әле. Әле ярый, сеңлем булышты, – ди Илдар. – Күзе начар күргәч, олы балама инвалидлык бирделәр. Мин аны караучы булып торам. Өч балама да, әниләре булмагач, туендыручысын югалткан өчен дәүләт пенсия түли. Опекун булгач, мин рәсми төстә эшли алмыйм. Алайса тиешле 10 мең сумны бирмиләр. Шулай да тик утырмыйм, кирәк кешегә төрле эшләрдә ярдәм итәм. Балаларга бирелә торган пособиегә гариза язган идем, никтер «отказ» килде. Ул акчаны алып барсак та, комачау итмәс иде. Зарлана белмибез. Балаларның тамагы тук, өсте бөтен. Инде хәзер әниләрен сорап та тилмертмиләр. Мин – ялгызлыкка, балаларым ятимлеккә ияләштек инде.
Чаллыда гомер итүче Шәвәлиевләр өч бала үстерә. Замана баласының холкын искә алмасаң, үстерүнең бер авырлыгы да юк, ди әниләре Алчәчәк.
– Әтиемнең апасы биш бала алып кайтты. Кечкенә чактан ук мин дә апам төсле булам, биш бала үстерәм дип йөрдем. Кем белә, бәлки киләчәктә алып та кайтырмын. Миңа әле 30 яшь кенә тулды. Шунысын әйтәсем килә: балаларымны дәүләткә ышанып тапмадым. Бернинди пособие дә тими безгә. Коронавирус вакытында унар мең сум өләштеләр, шул акчаны алдык, – ди ул. – Балаларны тыңлату авыр хәзер. Шулай да уртак тел табарга тырышабыз. Күп вакытымны алар белән уздырам. Шимбә-ялларда төрле матур җирләргә йөртәбез. Казанга да киләбез, үзебездә дә ял итәр өчен шартлар җитәрлек. Әле менә бу ялларда Ижевскидагы зоопаркка барачакбыз.
Сер түгел, татар эстрадасында да күпбалалы гаиләләр шактый. Җырчы Лилия Хәйруллина да ире белән дүрт малай үстерә. Үзе белән элемтәгә керә алмасак та, бәхетле дәү әни, Татарстанның халык артисты Гөлдания Хәйруллина белән сөйләштек.
– Мин үзем Лилия кебек булдыра алмас идем. Безнең заманда болай итеп бала үстерергә мөмкинлекләр дә булмады. Аңа карыйм да шаккатам. Ничек өлгерәдер ул. Әле менә чит илгә китте. Оныклар миндә. Шулай итеп булышам. Әмма гел оныклар гына сөеп тә утырмыйм, җырлап та йөрим әле. Иҗатны да онытмыйм, – ди Гөлдания апа. – Балалы гаиләләрне дәүләт ташламый, дисәләр дә, күбрәк үзеңә ышанырга кирәк. Хәзерге заманда пособие акчасы нәрсәгә генә җитә икән ул? Балаларны бит аны табу гына түгел, аякка бастырасы, укытасы, кеше итәсе дә бар. Күп бала үстерү кызымның теләге иде ул. Ул мине гомер буе: «Ник күрше Лилияләр өчәү?» – дип тинтерәтте. «Үскәч, мин дә өчне табам», – ди иде. Өчне түгел, дүрт оныклы итте. Үзенең дә бәхете ишәйде, минеке дә.
САН
Татарстанда бала үстерүче гаиләләргә 60 төрле түләү каралган. Күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары керемнәрне һәм милекне исәпләмичә бирелә. Алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен 30 процент күләмендә субсидия ала, 6 яше тулмаган балаларга дару алу өчен ярдәм күрсәтелә. Балалар җәмәгать транспортында бушлай йөри. Аз керемле гаиләләргә 3 яше тулмаган балага дару алу өчен ел саен 10 мең сум күләмендә акча бирелә. Авылда теркәлгән һәм анда яшәп, 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга – 50 мең сум, 29 яше тулганчы икенчесен һәм тагын да бала алып кайтканнарга 100 мең сум акча түлиләр. Әлеге мөмкинлектән авылларда яшәүче 15 мең хатын-кыз файдаланган инде. Сүз уңаеннан, әлеге ярдәм чаралары «Гаилә» һәм «Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проектлары нигезендә тормышка ашырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез