Тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның татарча китабы чыкты

Төркиянең Каһраманмараш шәһәрендә туып-үскән төрек егете 90 еллардан башлап үз язмышын Татарстан белән бәйли.

Тәрҗемәче Фатиһ Кутлуның татарча китабы чыкты
автор фотосы

Үз илен,  үз телен яраткан Фатиһ Кутлу чын күңеленнән бирелеп татар халыкына да хезмәт итә. Аның тәрҗемәсендә Төркиядә 14 татар китабы, татар әдәбиятенә һәм язучыларына багышланган 4 махсус журнал дөнья күрә. Бу басмалада 70 ләп татар язучысының, татар шагыйрьләренең  әсәрләре урын алган. Һәм менә бүген укучылар кулында аның үзе язган язмаларыннан торган җыентык. “Кардәшлек кадере” дигән китап татар телендә. “Татмедиа” бинасында аны тәкъдир итү чарасы узды. Очрашуга Фатиһ Кутлу белән озак еллар аралашучы каләм ияләре, дуслары, укучылары җыелды. Яңа басманы Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин: “Бу тарихи вакыйга дияргә мөмкин. Минем белүемчә, моңа кадәр әле бер генә төрек язучысының да татар телендә үзе язып китап чыгарганы булмады,” – дип бәяләде. “Кардәшлек кадере” китабы үз эченә Фатиһ Кутлуның  публицистик язмаларын, истәлек-хәтирәләрен туплаган. Анда шулай ук Аяз Гыйләҗевка, Тукайга багышланган язмалар да урын ала. Китапның тышлыгын сурәтләүдә авторга кызы Рауза булыша. Фатиһ бәй Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң Казанда кала һәм татар кызы Гөлшатка өйләнә. Аларның өч балалары бар.

Чарада танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемче, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фатиһ Кутлу турында бик күп җылы сүзләр әйтелде. “Мин Фатиһны сәеррәк кеше дип уйлый идем. Аралаша башлагач, үзебезнең сәер икәнлекне аңладым. Чын кеше менә аның кебек була икән. Ул эзтабар да. Татар шәхесләрен эзләү белән шөгыльләнә. Тукайның музасы булган Зәйтүнә Мәүлетованың каберен эзләде һәм тапты. Фатиһ төрек һәм татар әдәбияты арасында арадашчы булып тора. Ул бик күп язучыларның әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итте. Аның белән эшләве авыр да, җиңел дә. Тәрҗемә иткәндә дә “җилегеңә төшә”. Ул бик төгәл, намуслы, сүзендә тора торган кеше” – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Яңа басманың мөхәррире Галимҗан Гыйльманов. Ул  “Кардәшләр кадере”  гадәти китап түгел дип саный. “Анда ике зур дөнья - Аяз Гыйләҗев һәм Тукай дөньясы бирелгән. Шулай ук әдәби, иҗади портретлар да урын алган. Кардәшлек, татарлык турындагы язмалары да бар. Кайсы гына битен ачып укысаң да, рәхәтләнеп укып китә аласың, чөнки теле җиңел, ялыктырмый. Бу китапта затлык сизелә,” – ди Галимҗан Гыйльманов.

Фатиһ Кутлу гаҗәеп кызыксынучан һәм үзе күргән һәр нәрсәне теркәп барырга, һәр вакыйганы фото һәм видеоязмалар ярдәмендә туплап барырга ярата. Дуслары әйткәнчә, ул һәр көннән ниндидер матурлык таба белә. Фатиһ бәй очрашуда яңа китаптан бер язмасын да укыды. Ул аның әнисенә багышлана һәм “Әнием фатихасы” дип атала. Төркиядәге соңгы көчле җир тетрәүләр вакытында аның әнисе хәрәбәләр астында калып һәлак була. Язучы бүген дә бу фаҗигага сыкранып яши. Язмасын укыганнан соң әниләр турында татарча җыр да җырлады: кадерләп үстергән мин синең җимешең…

Фатиһ Кутлуны бүген каләмдәшләре үзебезнең Фатиһ дип атый. Татар дөньясында үз урынын тапкан төрек егете халкыбызның мирасын, бөек шәхесләрен дөньяга таныта.

          

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре