Авыл тарихы турындагы китапны тәкъдим итү кичәсендә берәү: «Авыл тарихы турында китапны очлап чыгу – бик авыр эш ул. Халыкка тараткач та, тегесе дөрес түгел, монысы юк дип, мең төрле шикаять өстеңә килеп төшә. Шундый сорауларга саллы җавап бирү өчен, китап язучының усал хатыны булырга тиеш», – дигән иде.
Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев исә берьюлы «ике куянның койрыгын тоткан»: китапны хәләл җефете Сания белән бергәләп язганнар.
– Минем, галим буларак, авыллар тарихы турында беренче китап язуым гына түгел. Бик күп эзләнергә туры килде. Әмма Каенсар турындагы китап барысыннан да кадерлерәк, чөнки ул – Саниянең туган авылы. Кеше барыбер үз туган җире турында күбрәк белә бит инде. Бергәләп эшли башлавыбыз ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты һәм икебез өчен дә бик җайлы булды, – ди галим.
Каенсар – бүген Арча районындагы 40 хуҗалыклы бәләкәй генә авыл. Кешесе дә 150 тирәсе генә. Тарихы да шул чама булырга тиеш кебек. Ә китапны укып карасаң, бөтен төбәкнең тарихын үз эченә алган. Дөрес, эш барышында буталчыклар да килеп чыккалый икән.
– Энциклопедия институты әзерләгән Татарстан авыллары турында кыскача белешмәдә авыл тарихына караган мөһим мәгълүматлар тупланган, тик анда Арча районы Каенсар авылы тарихы Әтнә районындагы Каенсар белән бутап бирелгән, – ди автор. – Гомумән алганда, без китапны архивларда сакланган төрле чыганакларга, район газетасы битләрендә бастырылган истәлекләргә нигезләнеп эшләдек. Бигрәк тә башлангыч тарихны тасвирлаганда, халык санын алу кенәгәләренә, җир-су атамаларына, төрле риваятьләргә, шәҗәрәләргә таяндык. Авыл тарихы буенча төп чыганаклар Татарстан дәүләт архивында саклана, без аларның шактыен төрле фондлардан алып файдаландык. Кайберләре, аерым алганда, халык санын алу турындагы материаллар Мәскәүдә урнашкан Борынгы актларның Россия дәүләт архивына тупланган.
Тарих язганда, әлбәттә инде, метрикә кенәгәләре зур роль уйный. Тарих язарга алынучы кеше архивта да беренче чиратта шул документларны табарга тырыша.
– Метрикәләр – чыннан да, бик мөһим чыганаклар. Татар-мөселманнар арасында метрикә кенәгәләре авыл имам-муллалары тарафыннан 1830 нчы еллардан башлап алып барылган. Каенсар авылының метрикә кенәгәләре 1834 елдан башлап 1918 елга кадәр сакланган. Аларда туган сабыйлар, вафат булганнар, никахлашучылар, аерылышучылар теркәлеп барылган. Сакланып калган метрикә кенәгәсе ярдәмендә авыл кешеләренең гаилә тарихын барларга, шәҗәрәләрен ачыкларга мөмкинлек ачыла. Тик бер каршылык бар: аларның барысы да гарәп графикасы белән тутырылган. Кириллицага күчерү өчен белгечләр кирәк булачак.
– Сүз дә юк, халык белән бергә күмәкләшеп материал җыю гына тарих китабын тулы эчтәлекле итә.
– Бу җәһәттән безгә Нурия, Җәмилә, Миңнегөлсем апалар, Миңневәли абзый һәм тагын башка бик күпләр төрле чорларда авылда туып үскән кешеләр турында мәгълүматлар туплап бирделәр. Китапта Яңасала авылы китапханәсендә эшләнгән альбомнардагы материаллар, гаилә архивларында саклана торган фоторәсемнәрне файдаландык, – ди авторлар. – Архивлардан табылган документларның күбесен кушымта итеп бирдек. Кызыксынган кешеләр өчен бу да бик кирәк. Төрле архивлардан табылган 1678–1858 елларга караган халык санын алу материаллары бигрәк тә игътибарга лаеклы дип уйлыйм, чөнки бу материаллар нигезендә гаилә тарихын белергә теләгән кеше үз шәҗәрәсен ясый, XVIII гасыр урталарында яшәгән әби-бабалары белән онытыла барган туган-тумачалык җебен торгыза ала. Китап язу барышында без дә күп нәрсәләрне дөньяга чыгардык, тик ачыкланмаганы да күп калды әле.
Каенсар халкы турындагы иң беренче мәгълүмат 1602–1603 елларда үткәрелгән халык халык санын алу материалында теркәлгән. Кызганыч, анда булган исемнәрне хәзерге вакытта бу авылда яшәгән кешеләр белән тоташтыра алмадык. 1762 елдагы халык санын алу вакытында, баштагыларыннан аермалы буларак, хатын-кызларны да тулаем язганнар. Аларның хәтта кайсы авылдан кияүгә чыкканлыгын да ачыклап була.
Китапны әзерләгән вакытта авылда яшәгән 14 нәселнең шәҗәрәсе төзелде. Бу эшне хатыным Сания Фазыловна башкарды. Архивларда актарынган саен, тарих төпкеленә төшә барасың. Каенсар авылында иң борынгы нәселләр 1610 нчы елларга барып тоташа. Халык чукындыру фаҗигасен дә кичерә. Ул якта Сөендек морза нәселе турында легендалар әлегәчә сакланып калган. Шул нәсел кешесе Миңнегали бабай сөйләвенчә, туганнарының берсе күрше Яңасала авылында мулла вазыйфасын башкарган. Ул авылның керәшен татарларын ата-бабалары диненә кире кайтырга чакыра. Бу приставка билгеле була, ул мулланы закон бозуда гаепли. Мулла хөкем ителә, зынҗырлар тагып, Себергә җибәрелә. Ул анда да мулла вазыйфасын башкара. Ничектер шактый капитал туплый, кибет ачу өчен аны туганнарына җибәрә. Авылда бу акчага ике катлы йорт төзелә, беренче катында кибет ачыла...
Шунысы кызык: Сөендековлар нәселе Идегәй нәселе белән тоташа. Димәк, нугай татарларының дәвамчылары Каенсарда, Тау Илендә бүген дә яшиләр дигән сүз бу.
Шуны әйтәсем килә: авыл тарихларының һәрберсе мавыктыргыч, аларда татар халкының бөек тарихы чагылыш таба. Шуңа күрә һәр кешегә, аз-азлап булса да, туган җир тарихын өйрәнә башлау, аңа үз өлешен кертү бик кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез