Тарихи сайлау: сайлаучыларның 88 проценттан күбрәге Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген хуплады

Сайладык! Тарихта тәүге тапкыр Татарстан Рәисе өчен тавыш бирдек. Республика халкы сайлау участокларына бөтен гаиләләре белән килде. Бу көн зур бәйрәмгә әверелде. Республикада барлык тавыш бирүчеләрнең 75 процентыннан күбрәге сайлауда катнашты. Сайлаучыларның 88 проценттан күбрәге Рөстәм Миңнехановның эшчәнлеген хуплады.

Иң күп тавыш җыйган җитәкче

Билгеле булганча, 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Рәисен сайлау, 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау узды. 15 сентябрь иртәсенә беркетмәләрнең 100 процентын эшкәртеп бетерделәр. Тәгаен саннарны Үзәк сайлау комиссиясе утырышында раслаячаклар. Инде хәзер үк билгеле – республика халкы бердәмлеген күрсәтте. 14 сентябрь кичендә Казан «Гаилә» үзәге янында узган бәйрәмгә килгәч, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә, сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт әйтте. «Мин республиканың барлык шәһәр һәм районнарына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сайлаулар иң югары дәрәҗәдә узды», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, быел Мәскәүдә экстерриториаль сайлау комиссиясе эшләде. Шулай ук махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр дә тавыш бирә алды. «Болар барысы да безнең республикабыз, илебез патриотлары булуыбыз турында сөйли. Туган ягыбыз ямьләнсен өчен сезнең һәркайсыгыз нык тырыша», – диде Татарстан Рәисе.

Беренчел мәгълүматларга караганда, сайлауга «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов 88,09 процент (1,09 миллион) тавыш җыйган. Чагыштыру өчен, 2020 елда узган сайлауда ул 83,27 процент тавыш җыйган иде. Рөстәм Миңнеханов республиканы 2010 елдан бирле җитәкли.

Россия үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов – ил күләмендә сайлау барышында иң күп тавыш җыйган җитәкче. Курск өлкәсендә Александр Хинштейн – 86,92, Ленинград өлкәсендә Александр Дрозденко – 84,21, Оренбург өлкәсендә Евгений Солнцев – 83,85, Краснодар краенда Вениамин Кондратьев 83,37 процент тавыш җыйган.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 12–14 сентябрендә илнең 81 төбәгендә сайлаулар узды. Ил халкы 21 губернаторны һәм 46 меңгә якын депутатны сайлады. Алдан алынган фаразларга караганда, илнең барлык төбәкләрендә дә гамәлдәге җитәкчеләр, күбесе «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән, җиңү яулаган.

Догалы һәм самавырлы көн

Татарстанда сайлау бер көндә узды һәм өч сайлау кампаниясен үз эченә алды. 14 сентябрь иртәсендә республикада 2752 сайлау участогы ачылды. Сайлау барышын 14 меңләп күзәтүче карап торды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның беренче бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына хатыны Гөлсинә ханым белән килде.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде. Ул быелгы сайлауга бәйле фикерен дә җиткерде.

– Республика, бәхеткә таба, алга таба уңай хәрәкәт итә. Һәм сайланырга теләүчеләр бу җаваплылыкны үз өстенә ала. Ә бу елдан-ел катлаулана. Замана беркайчан да гади булмады һәм булмаячак та. Без яхшы эшләргә өйрәндек, ә бәлки күнеккәнбездер. Мин шулай дияр идем. Ә бу җиңел түгел. Әлегә без булдырабыз. Алга таба да шулай булыр дип уйлыйм. Гомумән алганда, безнең ил үсә, ә иң мөһиме – безнең илдә, Россиядә халыклар арасында тынычлык һәм татулык бар. Менә нәрсә мөһим. Россия зур, күпмилләтле ил бит ул», – диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей базасында ачылган 43 нче сайлау участогында хатыны Луиза ханым белән бергә тавыш бирде.

– Республикада сайлауларда бөтен гаилә белән тавыш бирү күркәм традициягә әверелде. Татарстанлылар өчен бу бәйрәм кебек, чөнки сайлауларда күршеләре һәм дуслары белән очрашалар, аралашалар, лаеклы һәм ышанычлы кешеләр өчен тавыш бирәләр. Бу – Татарстанның күркәм традициясе, – диде парламент башлыгы.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да иртәнге якта ук сайлауда катнашты. Мөфти белдергәнчә, Татарстан халкы үзенә Рәис сайлый.

– Гадел, иманлы, акыллы һәм көчле җитәкчене сайларга һәм аның өчен дога кылырга кирәк. Фани дөньяның дүрт таянычы бар: галимнәрнең гыйлеме, әмирләрнең гаделлеге, бай кешеләрнең юмартлыгы һәм фәкыйрьләрнең догасы. Ягъни тормыш алга барсын өчен, галимнәр гыйлем таратырга, байлар малларын корбан итәргә, әмирләр гаделлек урнаштырырга, ә халык догада булырга тиеш, – дип мөфти сүзләрен җиткерде хәбәрчебез Сәрия Мифтахова.

Авыл халкы да йоклап ятмый. Сайлау көнне бигрәк тә. Әтнә районының Ары авылында сайлауга килүчеләрнең иртүк кәефләрен күтәргәннәр: авыл халкын самавырда чәй кайнатып һәм ботка пешереп каршы алганнар әнә.

Балтач районының Иске Салавыч авылында урнашкан сайлау участогында иртәнге якта халык аеруча да күпләп тавыш биргән, ди хәбәрчебез Гөлсинә Хәбибуллина.

– Авыл кешесе гомер-гомергә шулай булды. Бу юлы да, гадәттәгечә, эшкә, кырга, фермага ашыгучылар беренчеләрдән булып тавыш бирде. Сайлау участогы ачылганчы инде уннан артык кеше килгән иде. Иң беренчеләрдән булып, Сәрдегән авылыннан Рәкыйп Баһаветдинов, Илсия Зиятдинова, Салавычтан Искәндәр Җиһаншин тавыш бирде. Аларның «аягы» җиңел булды: сәгать 11 гә инде 700 гә якын кеше сайлады, – дип сөйләгән «ВТ»га сайлау комиссиясе рәисе Нурсил Заһидуллин.

Ә Балтач районының Югары Ушма авылында яшәүчеләр өчен сайлау көне икеләтә бәйрәмгә әверелгән. Авылда бүген күптән көтелгән модульле яңа ФАП ачылган.

«Зирәк» Рәис

Сәясәт фәннәре докторы, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин республикада узган сайлауның үзенчәлеген дә әйтте.

– Татарстанның яңа тарихында ике төрле сайлау уздык. 1991 елдан турыдан-туры Президент сайлаулары булды, аннары Россия Президенты тәкъдим итеп, Дәүләт Советы сайлады. 2015 елдан яңадан турыдан-туры сайлауларга күчтек. Сайлауны оештыру ягыннан бу юлы, бәлки, принципиаль үзгәрешләр юк та кебек, ләкин без Рәис сайлыйбыз. «Рәис» сүзе халыкларның мәдәни, сәяси традицияләрендә күп гасырлардан килгән, аның тарихы бик зур ерак гасырларга барып тоташа. Икенче үзенчәлеге – Рәис төшенчәсе мөселман илләрендә бик киң таралган. Бик күп илләрдә җитәкчеләрне Рәис дип йөртәләр, шуңа күрә Татарстан өстендә мөһим бурыч – Россиягә мөселман илләренә юл ачу, ул бу вазыйфаны үтәп килде. Гомумән алганда, Рәис мөселман дәүләтләре өчен дә якын, дияр идем. Рәис сайлау үзенчәлеге шуннан гыйбарәт, – дип сөйләде ул «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында.

Биредә үк КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры, социология фәннәре докторы Мария Ефлова да республикада узган сайлауны тарихи вакыйга дип атады. «Без Рәисне сайлыйбыз. «Рәис» дигән сүз төрки телле мәдәнияттә «зирәк» дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә безнең җитәкчебез зирәк. Без зирәк Рәисне сайлыйбыз. Шуңа күрә, һичшиксез, сайлауларга барырга тиешбез. Татарстан – бик күркәм республика, анда бик күп чаралар уза. Боларның барысы да республика җитәкчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсе булуын аңлыйбыз. Без моның өчен бик рәхмәтле һәм сайлаулар аша республика җитәкчелегенә теләктәшлек белдерәбез», – диде ул.

Халыкка якын торучылар

Инде хәбәр иткәнебезчә, республикада 7,5 мең муниципаль депутатны сайлау һәм Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау да узды.

– Муниципаль хакимият зур идарә командасының аерылгысыз өлеше булып тора. Аның төп роле – халыкка якын булуда, аларның ихтыяҗлары һәм проблемалары белән көндәлек хезмәттәшлектә. Нәкъ менә муниципаль хакимият органнары халыкның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый торган мәсьәләләрне хәл итә. Шуңа күрә Татарстан җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калуны таләп итте. Шәһәр һәм район советларына кешеләр турында кайгыртып яшәүче компетентлы һәм җаваплы депутатлар сайлау мөһим, – дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов сайлау участогына килгәч.

Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлауда тавыш бирүчеләрнең 72,45 проценты катнашкан. Беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң, Андрей Фомичев – 67,27 процент, Раил Мингалиев – 19,18 процент, Татьяна Мухина – 8,11 процент, Диана Полева 4,43 процент тавыш җыйганы билгеле булды.

Балачактан килә

Сайлау участокларына гаиләләре белән килделәр. Моны Татарстан Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да искәртте.

– Сайлау минем өчен дә бәйрәмгә тиң. Балачактан гаилә белән бергә сайлауга бару үзе бер традиция иде. Бу көннәрдә мин балачак хисләрен яңартам. Бердәм сайлау көне ул – Татарстанга яратуыңны аңлату. Монда минем якыннарым яши. Республика елдан-ел үсә. Тикмәгә генә Татарстан иң алдынгы төбәкләрнең берсе димиләр. Һәм моңда сайлауларда катнашучы халыкның өлеше әйтеп бетергесез. Без бүген тарихны язабыз. Республика яшәүчеләрнең актив гражданлык позициясе, Татарстанны яратулары өчен рәхмәт белдерәм. Аларның һәркайсы киләчәк буынга тирән эз калдыра, – диде вице-премьер Казандагы 3 нче гимназиядә ачылган сайлау участогына тавыш бирергә килгәч хәбәрчебез Гөлгенә Шиһаповага.

Питрәч авылында яшәүче күпбалалы Шәфыйковлар гаиләсе дә бергәләп сайлаган. Диләрә һәм Рафаэль Шәфыйковлар дүрт малай үстерә. Сайлауга Раниэль, Нил, Эрик һәм Лимарны үзләре белән иярткән алар. «Республикада балалар үстерү һәм тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары, боз сарайлары һәм бассейннар, спорт заллары, парклар һәм балалар мәйданчыклары төзелә. Болар барысы да барлык районнарда бар. Һәм бу шәп! Минемчә, Татарстанның иртәгәге көне хәл ителгәндә читтә калырга ярамый!» – ди күпбалалы әни.

Зәйдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков өендә тавыш биргән. «Мин гражданлык бурычымны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәм. Илләребез тыныч, ил, республика, район икътисады гөрләп алга барсын», – дигән 102 яшьлек ветеран район басмасына.

Тавыш өчен машина

Сайлау бәйрәмгә дә әверелде. Кая карасаң да, тавыш биреп чыгучыларны ярминкә һәм җыр-бию белән каршы алырга тырыштылар. Башкалада яшәүчеләр һәм Казан кунаклары «Казан» гаилә үзәге янында узган «Бөтен гаилә белән сайлауга!» фестивалендә дә катнашты. Биредә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев кебек Татарстанның әйдәп баручы башкаручылары, Алсу, Клава Кока һәм «Дискотеа Авария» төркеме кебек Россия эстрадасы йолдызлары «кыздырды».

Билгеле булганча, сайлау көнне 14 сәгатьлек телемарафон барышында 11 iPhone 16 смартфоны һәм ике Sollers ST8 автомобиле җиңүчеләре дә билгеле булды. «Гаилә белән сайлыйбыз» фотобәйгесендә барлыгы 95 839 кеше катнашкан. Иң зур бүләк отучыларның берсе – Әлмәттән Маргарита Трегубенко. «Миңа бертуктаусыз шалтыраталар, машина отуым белән котлыйлар. Әлегә үзем аңлап та җиткерә алмыйм. Башта ышанмадым да, моны ниндидер шаярту дип кенә уйладым. Тавыш бирергә иртән үк барган идек», – дип шатлыгы белән уртаклашкан Әлмәтнең «ЮВТ – 24» телекомпаниясендә эшләүче Маргарита.

Беркетмәләрнең 100 процентын эшкәртеп бетергәннән соң, Татарстан Рәисен сайлауның беренчел нәтиҗәләре

Рөстәм Миңнеханов 88,09%
Хафиз Миргалимов 4,97%
Руслан Йосыпов 4,20%
Виталий Смирнов 1,90%

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект сайлау Голосование рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис мижнеханов сайлау2025 выборы2025 выборы единый день

Көн хәбәре