Газетага язылу

Тарихи урыннарны саклау гына җитми, алар белән идарә итәргә кирәк

Киләчәк буынга мирас булып каласы объектларны, тарихи урыннарны саклау гына җитми, алар белән идарә итәргә кирәк. Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының коллегия утырышында сүз шул хакта барды.

Тарихи урыннарны саклау гына җитми, алар белән идарә итәргә кирәк
okn.tatarstan.ru

2026 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда мәдәни мирас объектлары саны 2026 га җиткән. Шул исәптән бердәм реестрга 473 – федераль, 1196 – төбәк, 357 җирле әһәмияттәге объект кертелгән. Чагыштыру өчен: бер ел элек республикада мәдәни мирас объектларының саны 1888 булган.

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, узган ел әлеге тармакта инвестицияләрнең күләме 5,6 млрд сумга җитеп, рекорд куйганлыгын билгеләп үтте. Әлеге акчаның яртысы меценатлар тарафыннан кертелгән. Бүген республикада 23 объектта төзекләндерү эшләре бара. Соңгы тикшерүләр күрсәткәнчә, 184 объектта хәлләр канәгатьләнерлек түгел. Аларның 43 е муниципаль милек булып санала, милекчеләр аларны инвесторларга бирергә әзер. Бу җәһәттән Иван Гущин: «Федераль үзәк мәсьәләне кабыргасы белән куйды: 2026 ел ахырына кадәр авария хәлендәге объектларны инвесторларга тапшырырга һәм 2030 елга кадәр тәртипкә китерергә кушты», – диде.

Ел вакыйгалары 

Иван Гущин беренче чиратта Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан халык хәтерен мәңгеләштергән объектларга тукталды. Бердәм дәүләт реестрына Бөек Ватан сугышына бәйле 27 объект кертелгән. Алар арасында мемориаль комплекслар, монументлар, Советлар Союзы Геройларына бюстлар, хәрбиләр җирләнгән урыннар бар. Исемлектә төп урынны 1941–1942 елларда Кайбыч районында төзелгән Казан каймасы алып тора. Бу корылма 331 чакрымга кадәр сузылган, аны төзүдә республиканың меңнәрчә кешесе катнашкан.

Моннан тыш, узган ел төзекләндерү эшләреннән соң Кукмара районындагы Мәчкәрә авылында тарихи мәчет ишекләрен ачты. Казансу елгасы буенда һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл яңа төсмер алды. Алабугада «Эврика» балалар музей-мәгариф үзәге эшли башлады.

ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясен саклау буенча узган ел халыкара бәйге уздырылды. Анда Мәскәү архитектура институты һәм Кытайдагы ике университетның проектлары җиңеп чыкты. «Мирас – саннарда» дип аталган IV Бөтенроссия конференциясе дә – ел вакыйгалары исемлегендә. Ул KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы кысасында үткәрелгән иде. Анда объектлар урнашкан зоналарны тикшергәндә санлы технологияләр куллану турында сүз барды.

Яңа сулыш

«Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты кысасында комитет тарафыннан шактый объектларда реставрация үткәрелгән. Алар арасында Казанның Горький урамындагы Боратынский утары флигеле, Миславский урамында Харитоновның типография йорты, университетның типография бинасы, ветеринария институтының элекке бинасы, Париж Коммунасы урамындагы Каюм Насыйри яшәгән йорт, Чистайдагы Сәүдәгәрләр йорты, Биектау районының Айбаш авылындагы мәчет бинасы бар.

Мәдәни мирас исемлеге археологик һәйкәлләрне дә үз эченә ала. 2025 елда республика территориясендә тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган, моңарчы билгеле булмаган 11 археологик һәйкәл дәүләт саклавына алынган. Минзәләдәге Игим каберлеге, Бикчәнтәй торак урыны, Баулы районындагы Исергәп торак урыны шундыйлардан. Шулай ук Болгар, Биләр шәһәрләрендә казу эшләре дәвам итә. Башкалабызда да тарихи урыннар ачылып тора. Мәсәлән, Яхин урамында бик күп артефактлар, Муса Җәлил урамында Иван Грозный идарә иткән чордагы зират табылган.

Вахитовка «яңа» бәя 

Бөтенроссия Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Степан Новиковка утырышта үзенә теләк белдереп чыгыш ясарга туры килде. Ниндидер сәбәп белән ул чакырылмый калган. Новиков, Иваново шәһәреннән килеп, Татарстандагы 50 объектка бәя биргән эксперт Александр Мартыновның хаталарын «чыгарып салды». Эксперт, исемлектәге кайбер объектлар урынына яңа биналар салынган, дип хисап биргән. Әмма Новиков җитәкләгән оешма ул «юкка чыгарган» алты объектның урынында икәнлеген раслаган. Шулай ук башка бәхәсле хәлләргә дә юлыкканнар. Революционер Мулланур Вахитов туган йортны (Мәскәү урамындагы Филимонов йорты) Мартынов «Вахитов уникаль, тарихи кыйммәткә ия шәхес түгел» дип, мәдәни мирас исемлегеннән сызып аткан. «Күрәсең, Мартынов Казан үзәгендәге районның, бер урамның, бүген «Нәфис-косметикс» дип аталган химия комбинатының Вахитов исемен йөрткәненнән, башкалабызда иң зур һәйкәлнең аңа куелганыннан хәбәрдар түгелдер», – диде Новиков. Ул Мартыновның башка шәһәрләрдә дә шундый кыңгыр эшләр эшләвен, шуңа күрә аны «эксперт-киллер» дип атауларын җиткерде. Мартыновны экспертлар реестрыннан төшереп калдыру буенча үтенеч белән чыгачагын әйтте. Гущин исә Вахитов туган йортны исемлеккә кайтару буенча эшләргә вәгъдә бирде.

Халык өчен 

Утырышта Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе һәм Мәдәни мирасны саклау комитеты төзегән уртак проектлар турында сөйләде.

Бөгелмә районы башлыгы Дамир Фәттахов та сүз алды. «Бүген безнең шәһәрдә хуҗасыз дип саналган тарихи объектлар юк. Һәр бина контрольгә алынган», – диде ул. Фәттахов Бөгелмәнең тарихи объектларын туристларны җәлеп итү өчен яңартырга җыена. Ул 2031 елда шәһәрнең 250 еллык юбилее икәнлеген дә искәртте. Тарихи биналарны төзекләндереп бетерә алсак, шәһәргә зур бүләк булыр иде, диде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева исә авария хәлендәге 184 объект язмышына аерым басым ясады. Исемлек артырга да мөмкин, дип ассызыклады. «Без бу эшләрнең барысын да халык өчен эшлибез», – диде ул һәм контрольдә тотар өчен тузган объектлар буенча квартал саен мәгълүматлар бирергә, бу эшкә район башлыкларын да ныклап җәлеп итәргә кушты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре