Тәртип үзгәрә: чит ил гражданнары балаларының язмышы ничек хәл ителә?

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә

Русча белмичә ярамый. 1 апрельдән чит ил гражданнары балаларын Россия мәктәпләренә кабул итү тәртибе үзгәрде. Алар укырга кергәндә рус теленнән тест тапшырырга тиеш. Татарстанда быел сынауларда 524 укучы катнашса, шуларның 77 се аны уза алмаган. Бу балаларның язмышы ничек хәл ителгән? Нинди кыенлыклар бар? Казандагы чит милләт балалары күп укыган 51 нче мәктәптә шул хакта сөйләштеләр.

Төенне чишү

Әлеге мәктәптә хәзерге вакытта 471 бала укый. Биредә 16 милләт вәкиле белем ала, 100 дән артык укучы чит илдән килгән. Хәтта Африка вәкиле дә бар. Мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Любовь Капитонова алар белән ничек эшләүләре турында сөйләде.

– Мәктәбебез Иске Татар бистәсендә урнашкан. Әйләнә-тирәбездә базарлар күп. Шуңа күрә безгә элек мигрант балалары күп килде. Бу инде үз чиратында шактый гына авырлыклар тудырды. Иң башта телне өйрәтергә кирәк иде. Дәрестән соң рус теленә өйрәтү курслары ачтык. Балаларны белем дәрәҗәсенә карап җыйдык. Бөтенләй тел белмәгәннәре дә бар иде. Башта башлангыч сыйныф укытучысы белем бирсә, узган ел бу эшкә рус теле белгече алынды. Әти-әниләр рәхмәт әйтә. Бездә хәзер элеккеге кебек рус телен белмәүчеләр юк. Дәрескә йөриләр, сүзне тыңлыйлар. Бергәләп милли фестиваль үткәрәбез. Бу бәйрәм гаилә белән мәктәпне тагын да якынайтты, –ди Любовь Капитонова.

Директор урынбасары белдергәнчә, тест ярдәмендә рус теле белемен тикшерү мәктәптә укырга теләгән мигрант балалары санын киметмәгән. Гариза бирүчеләр барысы да сынауларны уңышлы тапшырып, укуын дәвам итә.

Абдулбосит Пулотов – 9 нчы сыйныф укучы. Дүрт ел элек гаиләләре Таҗикстаннан Татарстанга күченеп килгән. Ул вакытта бер авыз сүз дә русча белмәгән малай. Башта бер ел авыл мәктәбендә укыса, аннан башкалага күченгәннәр. «Ул чакта авыр иде. Хәзер инде рус телен өйрәндем. Бернинди кыенлык та күрмим», – ди Абдулбосит. Егет көллияткә укырга керергә җыена. Рус теле һәм математикадан тыш, география һәм информатикадан имтихан тапшырачак.

Үзбәк егете Оятилло Маматҗанов рус теленнән «5ле»гә укый. Гаиләләре белән Кыргызстаннан күченеп килгән алар.

– Мин ул чакта кечкенә идем. Үзбәкчә яхшы белмим, ә менә рус теле туган телгә әйләнде инде. Аны үзем өйрәнергә тырыштым, – ди Оятилло. – Мәктәптә уку авыр түгел. Укытучылар әйбәт. Сыйныфыбыз дус. Үземне иркен хис итәм. Русча аралашабыз. Хыялым инженер-программист булу. Укып бетергәч, Татарстанда каласым килә.

Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов та чит ил гражданнары, бигрәк тә бүген республика мәктәпләрендә белем алучы балалар мәсьәләсен күтәрде. Татарстан Рәис рус телен начар белгән барлык балаларга, студентларга аны өйрәтү өчен шартлар булдырырга кушты. Республика башлыгы фикеренчә, бүгенге шартларда мигрантларсыз булмый. Ә аларның күбесе – эшкә сәләтле, законнарны үтәп яши торган кешеләр. Республика башлыгы рус телен белмәгән мигрантларның балалары мәктәпләргә йөрергә тиеш түгел дигән фикер белән килешми.

– Ничек инде баланы мәктәпкә кертмәскә? Кайда булырга тиеш ул? Тел белмәгән өчен ул гаеплеме? Өйрәнер, теләсә кайсы бала 3–4 айда тел өйрәнә ала. Куркыныч нәрсә юк. Бу мәсьәлә буенча эш алып барырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, чит ил балаларының белеме тикшерелгән биремнәрне Мәскәүдә төзиләр.

–  Чит ил балаларын укырга кабул иткәндә яңа тәртип гамәлгә керде. Хәзер алардан өстәмә документлар сорыйлар. Барысы да тәртиптә булса, сынау уза. 1 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелә. Калган сыйныфлар тест тапшыра. Биремнәрне Мәскәү безгә бер көн алдан җибәрә. Аны Рособрнадзор төзи. Без бу эштә катнашмыйбыз. Сынау сөйләм һәм язма өлешләрдән тора, – дип аңлатты Рәмис Мөҗипов.

Республикада сынаулар 77 пунктта аена бер мәртәбә оештырыла. 1 апрельдән 554 чит ил гражданы гариза язган. Тик документлары тәртиптә булмаган утыз укучыны имтиханга кертмәгәннәр. Шулай итеп, 524 укучы тест узган. Араларыннан 427 се русчаны җитәрлек дәрәҗәдә белгәнен раслаган.

– Бу – яхшы күрсәткеч. Аларның күпчелеге – безнең мохиттә яшәп, бакчага йөреп, рус теленә өйрәнгән балалар. Күбесе – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, – ди Рәмис Мөҗипов. – Ә тапшыра алмаганнар белемнәрен кабат өч айдан сынап карый ала. 54 мәктәптә 72 сәгатьлек өстәмә курслар оештырылачак. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттәге Халыклар Дуслыгы йортларында рус теленә өйрәтү буенча өстәмә мәйданчыклар булдырылган. Якшәмбе мәктәпләре дә булыша.

Татарстан мәгариф оешмаларында 27 меңнән артык чит ил вәкиле белем ала. Вузларда – 22 мең студент, мәктәпләрдә 3 мең 200 бала укый. 500 гә якын студент көллиятләрдә һөнәр үзләштерә. 800 дән артык сабый бакчага йөри. Күбесе – Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан. Белем алгач, чит ил гражданнарының бер өлеше Россиядә калырга теләсә, бер өлеше туган якларына кайтып китә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт китергән беренчел мәгълүматлар буенча, 2025 елның апреленнән августына кадәр Россия мәктәпләренә чит ил гражданлыгы булган 23 616 бала укырга керергә җыенган. Шулардан 5940 ы рус теленнән тест үткән. 2964 е сынауны уңышлы тапшырган. Бу – 12,5 процент дигән сүз.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре