18 млн тонна! Ел саен Россиядә әнә шулкадәр азык-төлек чүп контейнерларына ташлана. Әйтүләренә караганда, еш кына чүплекләргә җиләк-җимеш, яшелчә, ипи, сөт, ит ризыклары «озатыла». Ташланган азык-төлекнең 71 проценты халык өлешенә туры килсә, 29 проценты туклану нокталары, оешмалар, кибетләрдән чыга. Яхшылап уйласаң, чүп чиләгенә ризык кына түгел, акча да оча дигән сүз бит. Белгечләр санап та биргән әнә: 1,6 трлн сум бу!
Ә Казан халкы көн саен 500 тонна ризыкны чүплеккә ташлый. Шәһәр мэриясендә узган утырышларның берсендә әнә шундый сан белән гаҗәпләндерделәр. Ә менә илдә яшәүче һәр кеше елына уртача 80 кг ашамлыкны чүпкә ташлый икән.
Яшәр өчен ашыйбызмы, ашар өчен яшибезме, дигәнгә, ташлар өчен алабызмы, дип тә өстисе килә. Еш кына, чынлап та, күз туймаганга гына «кирәк» дип, кибетләрне баетабыз түгелме? Ризыкны һәм кесә янчыгын ничек «коткарырга»?
Психолог булып эшләүче Лилия Амерова артык калган ризыкны чүп чиләгенә түгү яклы түгел. Шуңа күрә ризык әзерләгәндә алдан хәстәрен күрә.
– Әбием безне бәрәңге әрчегәндә дә, кабыгын нечкә итеп әрче, алай чүбе азрак булыр, дип өйрәтте. Менә шундый гади нәрсәләрдән башлана инде ул барысы да. Әйтик, хәзер мин кайбер җиләк-җимеш кабыкларын киптереп, гөлләр өчен, яз-җәй бакчада куллану өчен махсус төнәтмәләр ясап куям. Бозыла башлаган җиләк-җимешләрнең кабыгы да ярый аңа. Әчегән сөтне ташламыйм, коймак, белен кебек ризыкларга ярый бит ул, эремчек белән дә шулай ук. Бер ияләшсәң, чүпне дә аерым җыярга өйрәнәсең. Кәгазьне, пластикны, батарейкаларны – барысын да аерым. Үзеңнән соң чүп мөмкин кадәр азрак калсын дип тырышам, – ди ул.
Чүп-чар таулары гына түгел, табигатькә зыян да! Исраф ризык экологик проблемаларның берсе булып тора. Бу күренеш тагын да күбрәк куллану калдыкларын барлыкка китерә. Эколог Наил Назаров сүзләренчә, куллану вакыты чыгып бара торган азык-төлеккә башкача да икенче гомер бүләк итәргә мөмкин.
– Чит илләрдәге күп кенә кибетләр куллану вакыты чыгарга бер тәүлек калган ризыкларны зур ташлама белән сата яки бушка бирә. Шулай ук вакыты чыккан ризыкларны, аларның химик составына карап, авыл хуҗалыгы тармагында кулланалар. Әйтик, хайваннар өчен биологик өстәмәләр (биодобавки) һәм катнашазыклар җитештерүдә. Бу – ризыкны икенчел эшкәртү һәм куллануның бик отышлы ысулы, – дигән фикердә белгеч. – Куллану вакыты чыккан товарлар һәм ризыклар туры чүплекләргә ташлана. Анда бу органик масса череп һавага, сулыкларга һәм туфракка бик күп зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. Шулай ук, вакыты чыккан ризыкның чүплеккә эләгүе чүп полигоннарына төрле кошларны, җәнлекләрне дә үзенә җәлеп итә.
Андый азык-төлекне мохтаҗларга таратырга, хәйриячелек юнәлешендә кулланырга була бит дип уйлаганнарга закон җавабы бар. Канун нигезендә яраклылык вакыты чыккан продукцияне кибетләр утильләштерергә тиеш. Хәйрия чарасы буларак азык-төлек тарату НДСтан азат итми. Шуңа да азык-төлекне чүплеккә «озату» отышлырак…
Безгә – гади кешеләргә исрафлык кылмас өчен нишләргә соң? Финанс белгечләре, кибеткә барганчы алдан исемлек төзеп һәм тамакны туйдырып барырга кирәк, дип киңәш итә. Кибеттәге маркетинг алымнары (уңайлы мохит, хуш ис, салмак көй, яктылык, акцияләр) корбаны булмаска кирәк. Кибеткә кергәч тә, кәрҗиннең кечкенәсен алырга йә бөтенләй алмаска кушалар. Аңлашыла инде: кәрҗин зуррак булган саен, эченә саласы товарлар саны да күбрәк була дигән сүз бит.
Барыбер өйгә артык азык-төлек алып кайтуыгызны чамаласагыз, аңа икенче «гомер» бүләк итү турында бүгеннән үк кайгыртыгыз. Әйтик, туңдыргычка куегыз, киптерегез, соус ясагыз, саклау кагыйдәләрен үтәгез. Соңгысы бигрәк тә җиләк-җимеш, яшелчәләргә кагыла.
Ашарга өлгермәгән ризык белән бүлешергә дә мөмкин. Хәзерге заманда «фудшеринг» (азык-төлекне бушлай тарату) дигән күренеш бик популяр. Эре шәһәрләрдә ул инде киң кулланыла да. Чүплек тутырганчы, кеше ашатсаң, хәерлерәк бит.
Айгөл ГАТАУЛЛИНА (Кукмара):
– Азык-төлекне аз-азлап кына алам. Ирем хәтта: «Синең белән кибеттә йөрергә оят, акчасыз кеше кебек аз гына аласың», – дип тә әйткәли (көлә). Минем суыткычым да шыплап азык-төлек белән тулмаган. Гадәттә буш инде ул (көлә). Бер атнага алдан азык-төлекне бик сирәк җыябыз. Исрафлыкны күңелем кабул итми.
Артык калган ризыкларны, өшетергә яраганнарын туңдыргычка куям. Әйтик, боткалар. Кирәк чакта алып, җылытып ашарга була. Үземә дә бик җайлы алай. Калдык-постык ризыкларны тавыкка дип җыеп барам, әнигә алып кайтып тапшырам анысын. Ризыкны чүп чиләгенә салмыйм, болай ярамый дип тә беләм.
Линар ЗАКИРОВ (Мәскәү):
– Минем әбием тыл ветераны иде. Сугышлар бетеп, шактый еллар үтсә дә, ул барыбер бөтен ризыкны соңгы валчыгына кадәр ашап бетерә торган булды. Аның ризыкка карата шундый сакчыл карашы тәрбия аркылы миңа да күчкән. Мин табында тәлинкәмә салынган барлык ризыкны ашап бетерәм. Европада яшәүче һәм Россиягә килеп йөрүче дустыма гел шаккатам: ул кафе-рестораннарда күп итеп ризык ала да, ахыр чиктә, яртысы да ашалмыйча кала. «Нишләп ашап бетерерлек кенә алмыйсың?» – дим. «Минем бөтен нәрсәне кабып карыйсы килә, шуңа күп итеп алам да һәркайсыннан аз-азлап авыз итәм. Балачакта безнең өйдә табын тәмле әйберләрдән сыгылып торды», – дип аңлатты. Кешедә ашау культурасы балачакта, гаиләдә формалаша. Европада яшәүче иптәш малай исә минем бөтен нәрсәне ашап бетереп баруыма гаҗәпләнә. «Ашыйсың килмәсә, үзеңне көчләмә. Бөтен нәрсәне ашап бетерергә чүп чиләге түгел ич син», – дип көлә миннән.
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА (Казан):
– Әби-бабай белән үскәч, «ризык кадерен бел» дигән сүзләрнең мәгънәсенә күптәннән төшенеп яшибез, бу инде канга сеңгән. Шуңа күрә ризыкны исраф итмәскә тырышам.
Фатирда ике кеше генә яшәгәч, аның кадәр күп ризык кирәк тә түгел безгә. Пешергәндә дә чамасын белеп пешерәм. Кайберәүләр күп итеп пешереп куя да шуны атна дәвамында ашарга мөмкин. Мин алай яратмыйм шул. Яңа ризык пешерү яклы. Аз-азлап пешергәч, әзер ризыкны чүплеккә чыгарып ташлаганым да юк, чөнки ашалып бетә.
Мәсьәләнең башка ягы бар. Кибеттән продукция җыябыз бит инде. Менә мин дә күптән түгел кибеттән анар сатып алдым. Тыштан матур булып күренеп тора инде бу. Өйгә кайтып, кисеп карагач, эченең черек булуы ачыкланды. Көнендә алдым, көнендә чүплеккә дә ташладым. Менә бу да – исраф.
Азык-төлек җыеп, суыткычны шыплап тутырып куеп, аннан инде куллану вакыты чыккан ризыкларны чүплеккә чыгарып ташлаганым юк. Беренчедән, мин үземнең матди хәлемә дә хөрмәт белән карыйм (көлә). Икенчедән, көн саен кибеткә керәсең икән, нәрсәгә алдан азык-төлек сатып алып куярга соң? Кибеткә тук тамак белән керергә кирәк. Шулай булганда артыгын сатып алмаячаксың.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез