Телләр уртак булса да, дин башка, кан башка. Тик боларның берсе дә матур, дус булып яшәргә комачауламый. Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы татар авылы булып саналса да, биредә керәшен татарлары да яши. Дөрес, заманында алар зур бер урамны алып торган булса, хәзер нибары 8 йорт кына калган.
– Мин тумышым белән Иванай авылы кызы, күрше Үри Чаллысы егетенә кияүгә чыктым. 2002 елда шушы авылга күчендек, – ди Евдокия Толстова. – Бераздан авыл клубында эшли башладым. Мәдәният өлкәсенә якын кеше булгач, керәшен татарларының гореф-гадәтләрен, йолаларын барлау – минем өстә. Татарларны да, ислам динен дә бик хөрмәт итәм, бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Әйтик, җомга төшкә кадәр мөселманнар зур эш эшләмәсә, без дә шулай ук. 12 июльдә – Питрау бәйрәме. Без, керәшеннәр, бу көнне себерке җыярга чыгабыз. Безгә татарлар да кушыла. 2 август – Элҗем бәйрәме – яңа бәрәңгедән авыз итә торган көн. Шул ук көнне татарларыбыз да: «Яңа бәрәңге алып карадык әле», – дип, безне алып кереп сыйлый. Әле ярый авылыбызда җырга, биюгә оста кешеләр бар. Үзең генә берни дә эшләп булмый, күмәкләшеп башкарабыз.
Ә менә, Евдокия түти әйтүенчә, керәшен татарлары гына яши торган авыллар белән катнаш халык яшәгән салалар аерыла.
– Бу аерма сөйләмдә, мохиттә, тәртипләрдә һәм йолаларда сизелә. Дин бик көчле булган, халкы каты, усал телле керәшен авыллары бар. Бездә андый кискен аерма юк. Без бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез, – ди ул.
Авылдашы Галина Лукина да аның сүзен хуплады.
– Бездә кешене диненә карап аермыйлар. Мин гомер буе шушы авылда торган кеше, тырышып гомер иттек. Үзебез дә, авылдашлар да мал асрап, бакча тотып яшәде. Инде хәзер хуҗалыкта сыерлар тотып булмый, аяклар авырта. Балачакта да, яшьлектә дә керәшен туганнарым авылда күп иде. Хәзер инде өлкәнрәкләр картаеп, мәңгелек йортка китеп бара, яшьләр авылда калмый, – диде ул.
Бик күп авыллар төсле, кайчандыр гөрләп яшәгән Бирдебәк тә бүген бетеп бару ягында шул. Яшьләр, балалар юк дәрәҗәсендә. Мәктәп яшендәге биш яшүсмер булса, тагын икесе балалар бакчасына йөри.
– Авылның гомерен тагын берничә ел саклап яшәргә була әле. Күрше Үри Чаллысы авылында яшәүчеләрнең күбесе – 70–80 яшьлек кешеләр. Алар да китеп барса, бармак белән генә санарлык кеше кала. Яшьләр юк, алар калыр иде дә, эш юк. Авылда нибары бер бала бар. Әле ярый безнең авылда кибет, ферма һәм фельдшер-акушерлык пункты бар. Фермада эшләргә берничә гаиләгә эш бар, – ди Евдокия Толстова.
Авылларның кызганыч язмышы турында фикер алышканда керәшен түтиләре әлеге дә баягы эш булмауны әйтте.
– Мин үзем 37 ел фермада сыер саудым, ирем 43 ел шофер булып эшләде. Ул чакларда «Победа» колхозы гөрләп тора иде. Сыер савучыларыбыз бик алдынгы булды, заманында безне кайсы гына газета-журналлардан килеп язмадылар. Яшьләр дә, калучылар да, эшләүчеләр дә күп булды. Чөнки ул елларда укуга омтылган балалар аз иде. Күпчелеге урта һөнәри белем алып, авылда эшләргә кайтты. Кайткан бере эшкә урнашып барды. Минем үземнең дә балалар югары белем алырга омтылмады. Берсе генә табиблыкка укыды. Ә яныбызда бер улыбыз гына калды, – диде Галина Лукина.
Бергә эшләгәннәр, бергә яшәгәннәр бу авылда. Катнаш никахлар да юк түгел.
– Мин үзем бер дә каршы килмәдем, иң мөһиме бер-берсен хөрмәт итеп, тигезлектә генә яшәсеннәр. Бер улым татар кызын алган иде. Бер авыз авыр сүз әйтмәдем. Чөнки мин ике динне дә бик хөрмәт итәм. Бервакытта да «син мөселман», «син христиан» дигәнем булмады. Киленем Алсу да яратты безне, – ди Галина түти.
Мария Новикованың да килене татар икән.
– Миңа ул әллә татар, әллә керәшен, аерма күрмим. Улым килен буласы кыз белән таныштыргач, берсүзсез яратып кабул иттем, – диде ул.
Менә шулай бер-берсен хөрмәт итеп, бәйрәмнәрен дә, югалту-сөенечләрен дә бер итеп, бердәм булып яши Бирдебәк халкы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татрстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез