Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Ринат Биктимеров унбиш ел инде ерак сәфәрләргә йөри. Өенә сагындырып, ике айдан соң гына кайткан чаклары да була аның. Юл йөрү туйдырмыймы? Йөк машинасының көен ничек табарга? Сәфәргә чыкканчы, ниләргә игътибар итәргә? Руль артында тормыш бармы?
Ринат Биктимеров белән Кайбыч районының Шүширмә авылында күрештек. Автомобильченең туган нигезенә ялга кайткан чагы иде. Әти-әнисе вафат булса да, авылга эзен суытмый. Бердәнбер бала ул. Шуңа күрә барысын да тәртиптә тотарга кирәк. Зур итеп төзегән йортында эш җитәрлек. Пенсиягә чыккач, гаиләсе белән шунда яшәргә исәбе. Иң рәхәт ял да аның өчен – авылда. Чыгып китәсең дә тиз генә кайтып кермисең дип сүгүче юк. Резидәсе юксынып көтеп тора үзен. Аның белән ике ул үстергәннәр. Берсе өйләнгән, икенчесе армиядән кайткан. Ике оныклары бар. Бераз көч җыя да тагын юлга!
– «Трал» белән Байкал аръягыннан төрле оешмаларга зур техникалар ташыйм. Алтмышар тонналы краннар, бульдозерлар, төрле җиһазлар... Берьюлы бер генә техника алып кайтам. Владивосток, Якутия, Салехард һәм башка өлкәләргә барырга туры килә. Гел бер юлдан йөргәч, биш бармагым кебек беләм инде. Иң ерак җир – Сахалин һәм Владивосток. Сахалинга барганда, «Татар култыгы»н паром белән 19 сәгать чыгарга кирәк. Бу сиңа Иделне кичү генә түгел. Җил-давыл чыкканда, атна буе көтеп ятканым да булды. Бер чыгып киткәннән ике айлап йөреп кайтам шулай. Аннан ике атна ял итәм. Юл йөрү тормыш рәвешемә әйләнде, – ди 54 яшьлек шофер. – Юлда җиңел түгел, әмма яратып эшләгәч, арыганнар тиз онытыла. Байкал күлендә, Япон диңгезендә коенып көч алам. Тормышка ниндидер яңалык кертү өчен дә кирәк мондый сәфәрләр.
Ерак юлга техникасының төзеклеген тикшереп, бисмилласын әйтеп кузгала Ринат. Кичтән кирәкле ризыкларын тутыра. Машинада суыткыч булуның файдасы бар. Туктап ашарга җай чыкмаганда, запас ярап куя.
Ринат Биктимеров әйтүенчә, «Трал» йөк машинасын теләсә кем иярли алмый. Чаптырып йөреп булмый. Йөк озынлыгы 20–25 метрга кадәр сузыла. Башка машиналар яныннан сак кына үтәргә кирәк.
– Эшем бик җаваплы. Навигатор белән генә түгел, юлларны болай да белергә кирәк. Кайдан борылып керәсен, чыгасын алдан ук чамалыйм. Күперләр белән дә кызыксынам. Йөри белмәгән юлны бозар, диләр бит. Кагыйдә – минем өчен иң мөһиме. Тәртип бозганым юк, – ди автомобильче.
Ринат техника белән яшь чагыннан ук дус. СПТУны тәмамлап, Казанда күпер төзү отрядында, шәхси төзелеш фирмаларында эшләгән. 15 ел элек гаиләсе белән Яшел Үзәнгә кайтып төпләнгәннәр. Менә шуннан бирле ерак юлларга йөри. Әйбәт кенә эшләп торсаң, акчасы да сөенерлек. Анысы инде юл йөрүеңә карап, 200 мең сум да, аннан күбрәк тә булырга мөмкин.
Юллар һәм кешеләр турында да сораштык. Менә алар арасында аерма юк түгел. Үзебезнекен мактый ул. Татарстан кешеләре аралашырга ярата, шаян, ди. Бурятиядәгеләр бик юмарт булып күңелендә калган. «Юлларыбызга күз тимәсен. Шунысы күңелле: хәзер илнең башка төбәкләрендә дә яхшыра бара. Владивостоктан Иркутскига кайтып җиткәч, Аллага шөкер, дип куям. Анда – гел таулар. Берсеннән төшәсең, икенчесенә менәсең... Юллар да тормышның үзе кебек, – ди Ринат әфәнде.
Юлчыларны юл читендә калдырмаска тырыша. Дөрес, хәзер юлларда кул күтәреп торучылар сирәк икән. Техника заманы бит. Шулай да юл уңае булганда кирәк җирләренә утыртып алып бара. Туңып басып торганнарны да тиз генә узып китми. Юлында начар бәндәләрнең очраганы юк, очрый да күрмәсен.
Табигатьне, тирә-ягындагы авыл һәм шәһәрләрне дә күзәтергә ярата. Анда төрлесенә тап була. Бурятиядә ат, бозаулар кырларда кышын да, җәен дә йөри икән. Шуңа гаҗәпләнеп куя. Байкалда төрле ташлардан өелгән пирамидаларга карап узып китә. Кайбер шәһәрләрдә агачларга чүпрәкләр бәйләп калдырсалар, чишмәгә вак акча куеп китүчеләрне дә күргәне бар. Туктап, «Күз» чишмәсендә битләрен юа. «Күзләр ачылып киткәндәй була. Составында көмеш бар», – ди ул сихәте турында. Владивостокта шифалы су ага торган җирдә туктала. Минераль суны шешәләргә тутырып, туган ягына да алып кайта.
Юлда йөрүнең тагын бер уңай ягы бар әле. Тансык әйберләрне алып кайтып була. Башкаларның йомышын да үти. Кемдер балык, уылдык, кемдер кедр чикләвеге, дару ише әйберләр куша. Бурсык маеның да файдасы бар икән. Сызлаган билне ике-өч көндә төзәтә.
– Уылдыктан өзелмибез. Узган ел Сахалиннан килосын 5 мең сумга алган идем, быел 9 меңгә күтәрелгән, диләр. Кибетләрдә күп йөргәч, бәяләрне дә чагыштырам. Владивостокта балык бәясе бездәгегә караганда да кыйммәтрәк. Яңа тотканын алырга була әле. Дүрт кета балыгын 2 меңгә сатып алдым. Күчтәнәчкә дә биргәлим. Башкаларны да сыйлыйсы килә бит, – ди татар «дальнобое».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез