Газетага язылу

Татар һәм чуаш телләрендә чыккан үзөйрәткечләр авторлары: "Безнең өйрәтергә хакыбыз бар"

Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән яңа үзөйрәткечләр сериясе чыгуын дәвам итә. Бүген Казан фәнни үзәге күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе галимнәре татар һәм чуаш телләрендә чыккан китапларны тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта барлыгы биш басма дөнья күргән. Икесе – татар, калганнары удмурт, чуаш, мари телләренә өйрәтүне күздә тота.

–Минем өчен бу – зур вакыйга. Татарча өйрәнәм, соңгы елларда студентларны да укытам. Татар теле буенча һөнәри дәреслек язу һөнәри хыялым иде. Ниһаять, ул тормышка ашты. Бу үзөйрәткеч күпләр өчен файдалы булыр дип ышанам. Мәскәүдә студентлар белән аралашам. Алар арасында татарлар күп. Күбесенең татар телен беләсе килә. Бәлкем, бу китап татар теленә юл ачар. Кемнәрдер татарча дәреслек язуыбызны гаепләр. Әмма безнең өйрәтергә хакыбыз бар, – ди Казан фәнни үзәгенең гуманитар лаборатория җитәкчесе, Россия халыклар дуслыгы университеты профессоры Алексей Арзамазов.

https://vatantat.ru/2022/02/74557/

Санкт–Петербург галиме Максим Кузнецов – чуаш теле буенча үзөйрәткеч авторы.
–Чуаш телен мин бөтенләй белми идем. Башта аны ике ай өйрәндем, аннан өч ай шушы фәнни хезмәтемне яздым, – ди Максим Кузнецов. –Барлыгы 30 дәрес яздым, әмма китапка шуның яртысы – әлеге телне өйрәнү өчен иң кирәкле өлеше генә керде. Киләсе үзөйрәткеч эрзя теленә багышланачак. Бу телдә Мордовиядә сөйләшәләр, андыйлар Татарстанда да бар. Мин бу телне белмим, әмма башта өйрәнергә туры киләчәк, –диде галим.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе
Ренат Вәлиуллин белдергәнчә, Татарстанда үзөйрәткечләр күп. Әмма туган телләре башка булган галимнәрнең телләрне өйрәнеп, кыенлыкларны үзләре аша кичереп язуы – үз өйрәткеч төзүнең яңа этабы.
–Бик зур эш бу. Алексей Арзамазов та, Максим Кузнецов та – полиглотлар. Алар Идел буе халыкларының барлык телләрен дә белә, –диде Ренат Вәлиуллин. – Җанисәп нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 11 ел эчендә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимеде. Бу инде – үзе бер фаҗига. Башка телләр белән дә шулай. Бу китаплар бу вазгыятьне бөтенләй туктатыр димим, әмма файдасы булыр.

https://vatantat.ru/2022/03/75928/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре