«Татар кызы – 2025» бәйгесендә җиңгән Алсу Рафикова: «Көнләшергә вакыт булмады»

«Татар кызы – 2025» конкурсында быел җиңүне Төрекмәнстанда туып үскән Алсу Рафикова яулады. Дөресен әйтим, аның татар телендә чиста һәм акцентсыз сөйләшүен ишеткәч, күңелдә шик туды. Шушы көнгә кадәр Төрекмәнстанда яшәгән япь-яшь кыз ничек шулай телне саклап калган икән? Мондый уй килү табигый, без хәзер Казанда туып үскән татар кызларының да телне камил белмәвенә, акцентлы, русчалы-татарчалы сөйләменә гадәтләнгән. Ә Алсуның сүз байлыгы да гаҗәеп. Үз-үзен тотышы да игътибарны җәлеп итә. Кем ул финалга чыккан 18 кыз арасында «Татар кызы» титулына ия булган Алсу Рафикова?

– Алсу, татарча бигрәк матур сөйләшәсең. Син, чынлап та, Төрекмәнстанда туып, шушы яшеңә кадәр  шунда яшәдеңме?

– Миңа 25 яшь. Мин, чынлап та, Төрекмәнстанда туып үстем  һәм август аена кадәр шунда яшәдем. Мәктәптә укытучы булып эшли идем. Конкурста ярымфиналга узганнан соң, эштән китәргә туры килде. Чөнки финалда катнашу өчен миңа әзерләнергә һәм Казанда булырга кирәк иде. Бу бит – халыкара конкурс, мин анда бөтен Төрекмәнстанны тәкъдим итәм. Казанда узган ел беренче тапкыр булдым. Кыш көне өч көнгә генә килдек. Кар бик күп иде. Туганнарыбызда булып, Кол Шәриф мәчетен күреп кайтып киттек.

– Төрекмәнстанда яшәп,  ничек шулай саф татарча сөйләшергә өйрәндең?

– Минем әни ягыннан әбием Оренбург өлкәсеннән, бабаем Казан ягыннан, Әтнә районыннан. Әби белән бабай күршеләр белән дә, безнең белән дә, туганнар белән дә һәрвакыт татарча сөйләштеләр. Безнең күршедә үзбәкләр, төрекмәннәр яши. Иң кызыгы: алар, килеп, әби-бабайга үз телләрендә эндәшәләр, ә әби-бабай аларга татарча җавап бирә. Һәм алар бер-берсен аңлыйлар. Мин кечкенәдән менә шул нәрсәгә игътибар итеп үстем. Гаиләбездә телне саклап калуга да әби-бабай сәбәпче. Аларга кунакка барсаң, өйләрендә гел «ТНВ» каналы эшли. Ул да ярдәм итте. Әбинең татар мөселман календаре бар иде. Аңа аны ел саен туганнар Казаннан җибәреп тордылар. Әби үзе укый иде, ә бабай, белмим, чынлап та күрми идеме, әллә күреп тә миңа бирә идеме, «Кызым, шуны укып бир әле, күзем күрми», – дип, мөселман календарен миннән укыта иде. Мин гел әби-бабай янында булдым, мәктәптән дә, йөгереп, аларга кайта идем.


Алсу әнисе белән

– Әти-әниең дә әйбәт сөйләшәме?

– Әти ягыннан әбием рус теле укытучысы булган. Кечкенә чагында әби балалар белән күбрәк русча, ә бабаем татарча сөйләшкән. Ул хәзер дә әти-әниләр белән яши. Чөнки әтием – төпчек бала. Бабаем безнең белән татарча аралаша.

– Әти-әниең ничек кавышкан?

Алар икесе дә Төрекмәнстанда туып үскән. Шунда танышып өйләнешәләр. Әнинең әтисе белән әнисе дә Төрекмәнстанда танышып кавышкан. Бабай, армиядән кайткач, эшләргә дип килә. «Бер егет бар, танышасыңмы?» – диләр әбиемә. Икесенә дә 25 әр яшь булган. Әби: «Үз татарым булгач, яшебез дә тиң булгач, танышам», – дигән. Ул вакытта бабайның бернәрсәсе дә булмаган инде. Шуңа башка кызлар аның турында: «Казаннан булса да, казаны да юк», –  дигәннәр һәм танышмаганнар. Ә әби, байлыгы булмаса да, татар дип танышкан. Ун балалары туган. Әни – унынчы бала. Ике өй салганнар. Әбиемнәр өч туган булган, барысы да – кызлар. Әти-әниләре яшьли үлә. Апасы Төрекмәнстанда үзбәк кешесенә кияүгә чыга. Аннары ике сеңлесен дә Оренбургтан үз янына чакырта. Әби менә шулай килеп урнаша. Ә әтинең нәселе хәзерге Рязань өлкәсеннән, әби-бабалары – революциядән соң күченеп килгән татарлар.

– Дусларың белән аралашканда үзеңнең татар икәнеңне әйтә идеңме?

– Әлбәттә. Аны яшереп булмый бит. Нинди генә компаниядә утырсам да, татар җырларымны гел куя идем, бии идек. Кая гына барсак та: «Әйдә әле, татарча җырларыңны куй», – дип әйтәләр иде. Минем дустым – татар кызы – төрекмән егетенә кияүгә чыкты. Анда туйлар зур итеп ресторанда оештырыла. Мин анда да ди-джей белән сөйләшеп, татар җырларын куйдым һәм бөтен кунаклар белән татарча биедек. Бу – безнең өчен анда бик зур горурлык.

– Нинди телләрне әйбәт беләсең?

– Татарча, русча, үзбәкчә, төрекмәнчә һәм төрекчә.

– Конкурс турында сөйләшик әле. Анда гореф-гадәтләрне белү дә таләп ителә. Син белә идеңме, әллә өйрәнергә туры килдеме?

– Без бит барыбыз да – төрки халыклар. Гореф-гадәтләребез дә охшаш. Төрекмәнстанда да ашлар уздыру да, башка йолалар да күбесе безнекенә охшаш. Китаплар укып, махсус өйрәнеп утырмадым. Сорауларга белгәннәремне сөйләп җавап бирдем. Ул кечкенәдән үк минем күңелемдә. Татарстаннан бүләк итеп берәр милли әйбер җибәрсәләр дә, горурланып кия идем. Исемдә, бервакыт «Татар кызы» дип язылган футболка җибәрделәр. Сары төстә иде ул. Урамга киеп чыктым. «Нәрсә дип язылган анда?» – дип сорыйлар. «Мин – татар кызы, шулай язылган», – дим. Яшь барган саен, син үзеңнең нинди бөек милләттән икәнеңне аңлый башлыйсың. Бу мактанып әйтү түгел. Мондый тирәнтен аңлау 20 яшьләрдән соң киләдер.

Алсу әбисе белән

– «Татар кызы» конкурсы сине үзгәрттеме?

– Мин кеченәдән үк татар биюләрен, татар шигырьләрен ярата идем.  Конкурстан соң миңа алар тагын да кадерлерәк була башлады. «Татар кызы»нда катнашканнан соң мин үземдә ниндидер үзгәрешләр сиздем, билгеле. Үземне йомшаграк, ягымлырак итеп, чын татар кызларына хас сыйфатларны тоя башладым. Ничек дөрес утырырга, ничек итеп дөрес атлап йөрергә, гәүдәне ничек тотарга кирәклегенә игътибар итә башладым.

– Бу күнекмәләргә конкурста өйрәттеләрме?

– Әйе, безгә бик тәҗрибәле остазлар дәресләр бирде. Ләйсән һәм Айрат Хәмитовларга, Ләйсән Закировага, Инсаф Абдуллага һәм Кадрия Идрисовага чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Алар шундый күп нәрсәләрне өйрәтте. Бик кызыклы дәресләр уздырдылар.

– Конкурста синең өчен ниндидер ачыш, син «вау» дип әйтерлек берәр мизгел булдымы?

– Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең биегәнен күрү, чыннан да, «вау» булды. Аларны үз күзләрең белән күрү, бер сәхнәдә чыгыш ясау – онытылмаслык мизгел. Мондый очрашу турында  хыял да юк иде.

– Финалда бер-берегез арасында мөнәсәбәтләр ничек иде? Бераз көнчелек тә булгандыр инде, һәркемнең җиңәсе килә бит.

– Анда башка хисләр. Залга халык җыела башлагач, син алда нинди зур җаваплылык икәнне тоя башлыйсың. Тамашачы финалга чыккан 12 кызны, аларның нәрсәгә өйрәнгәнен, ничек чыгыш ясаганын күрергә килә. Без бер-беребезне кайгырта башладык. Бар да тәртиптәме? Бернәрсәне дә онытмаганмы? Бар максат – остазларның биргән дәресләрен, оештыручыларның өметләрен аклау, югары дәрәҗәдә чыгыш ясау. Анда көнләшергә вакыт булмады. Оештыручылар да уңай, рәхәт мохит тудырды. Без конкурс барышында бик күп танылган хатын-кызлар белән дә очраштык. Минем күңелдә җырчы Эльмира Кәлимуллинаның биргән киңәше истә калды. Һәм шуннан файдаландым. «Чыгыш алдыннан үзегезне ничек тынычландырасыз?» – дигән сорауга ул: «Мин белгән догаларымны укыйм һәм үз-үземне кулларым белән кочаклап алам да чәбәкләп куям. Мин монда, бар да яхшы. Син әзерләндең, дип тынычландырам», – дигән иде.

– Өйдәгеләр синең җиңүне ничек кабул итте?

– Әбием ике ел элек вафат булды. Әнием бик шатланды. Конкурста катнашырга да әнием этәргеч бирде бит. Ул белдерүне күреп алган да миңа әйтте: «Кызым, бу юкка гына түгел.  Ярымфинал – бабаңның  туган ягы Казанда, финалы әбиең туган якта – Оренбургта уза, катнаш», – диде. Мин ризалаштым. Әбием минем җиңүемне күрсә, бик шат булыр иде дип уйлыйм. Конкурс тәмамлангач, әти белән әнигә шалтыраттым. Икесе дә елый. Бик шатландылар.

– Гаиләңдә тагын туганнарың бармы?

– Энем бар. Ул миннән 12 яшькә кечерәк. Без әти-әни, мин һәм әтиемнең әтисе белән яшибез. Ике яктан да әбиләрем инде вафат.

– Сөйгән егетең бармы?

– Юк.

– Ә син аның нинди булуын телисең?

– Әби һәрвакыт: «Монда татар кешеләре күп түгел, кызым, әз генә булса да татар булсын инде», – дия иде. «Ярар, әби, ярар», – дип шаярта идем. Ә чынлыкта, мин ул турыда уйламый идем. «Иң мөһиме, яхшы кеше булсын», –  дип әйтә идем. Ә менә хәзер «Татар кызы» конкурсында катнашканнан соң, мин аның татар булуын телим. Ул нинди булырга тиеш, дисезме? Әлбәттә, яхшы кеше, чын ир-егет булсын.

– Алсу, алга таба планнарың нинди? Машиналы да булдың, йөртә беләсеңме?

– Мин моңа кадәр үзем белем алган мәктәптә химия укытучысы булып эшләдем. Мәктәптә рус телендә белем алган идем, университетны төрекмән телендә тәмамладым. Миңа рус сыйныфларын да, төрекмән сыйныфларын да укытырга бирделәр. Безнең мәктәп зур: 4 мең 300 укучы белем ала. Эштән конкурста катнашу өчен киткәнне беләләр. Хәзер балалар миңа: «Кайчан киләсез, сагындык», – диләр. Алар минем җиңгәнне белә. Үзем дә кайвакыт сагынам. Университеттан соң мин өч ел белем бирдем. Бик яратып укыттым. Хәзер инде Казанда калырга телим. Әлегә кайда эшләячәгемне дә белмим. Тормышымда яңалыклар булуын телим. Күңелемә хуш килердәй эш эзлим. Бүләк машина әлегә Биектау районында туганнарымда тора. Төрекмәнстанда шәһәр кечкенә иде. Анда машина кирәкмәде. Иртән безне өчебезне дә әти мәктәпкә илтеп куя, кичен алып кайта иде. Чөнки әни дә – укытучы. Хәзер инде машина таныклыгы алу өчен укырга кирәк. Планда бар. Минем алга таба эшләрем күп әле. Киләсе елга «Татар кызы» конкурсы Төрекмәнстанда узарга тиеш бит инде.  Мин хәзер үк шул турыда уйлый башладым. Барысы да яхшы булыр дип ышанам.

    Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.     

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре