«Татарча диктант» акциясе быел ничек узачак?

Әбиләр дә яза, сабыйлар да. 14–16 ноябрьдә бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе узачак. Диктант язучылар өчен 5 мең мәйданчык әзерләгәннәр. Быел кемнәрнең әсәрләрен сайлаганнар? Өзекләрне кемнәр укыячак? Шик тудыра торган сүзләрдә ничек икеләнеп калмаска? Оештыручылар барысына да ачыклык кертте.

Быел диктантны өч көн язачакбыз. 14 ноябрьдә – Татарстанда, 15 ендә – Россия төбәкләрендә яшәүчеләр язса, 16 сында чит илдә яшәүче милләттәшләребез катнашачак. Татар телен белгән башка милләт вәкилләренең дә белемнәрен сынау мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта 68 төбәк һәм 26 ил теркәлгән инде. Быел беренче тапкыр Грузиядә яшәүчеләр кушылачак. Узган ел Мисыр тәүге тапкыр катнашкан. Оештыручылар, кечкенә авыллар да читтә калмаячак, дип ышандыра. Интернет начар тоткан авыллар инде алдан ук борчылып куйган. Андыйларга текстларны алданрак җибәреп куячаклар.

– Акциянең төп максаты – татар телен популярлаштыру, аңа карата кызыксыну уяту, шул ук вакытта белемне дә тикшерү. Халык әлеге чараны бик җылы кабул итте. Соңгы елларда «милли код» төшенчәсе еш кулланыла. Аның беренче күрсәткече булып тел мәсьәләсе тора. Телебезгә кызыксыну уяту өчен акция – иң отышлы юлларның берсе, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. – Акция уздырыла башлаганнан бирле теркәлгән иң өлкән язучыга – 96 яшь булса, иң яшьләре – башлангыч сыйныф укучылары. Гаиләләре белән язучылар да күп. Хикмәт билгедә түгел. Һәр кеше үзен әлеге хәрәкәтнең вәкиле итеп тойсын.

Быел «Татарча диктант» унынчы мәртәбә уза. Бу юлы ике автор – Каюм Насыйри һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре сайланган. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, ә чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә.

Чарага багышланган матбугат очрашуында «ВТ» хәбәрчесенең сорауларына да ачыклык керттеләр. «Вәзгыять» дип язаргамы, әллә «вазгыять»ме? «Иҗадый»мы, әллә «иҗади»мы? Башны озак кашымас өчен, менә шундый очракларда нишләргә?

– Авыр язылышлы, шик уята торган сүзләр булганда, һәр текстта дистәгә якын сүзне аерым язып куячакбыз. Быел да авыр сүзләр бар, әмма алар күп түгел. Татарча белүчеләр өчен аларның берсе дә кыенлык тудырмаячак, – диде КФУ мөгаллимәсе Гөлназ Мөгътәсимова.

БЕЛЕШМӘ

Казанда кайда уза?

Милли музейның өч филиалында, КФУның мәдәниятара багланышлар институтында, Казан мәдәният университетында, «Татар-информ» агентлыгында. Диктант яздыручылар арасында Фоат Галимуллин, Луара Шакиржан, Искәндәр Хәйруллин һәм башка танылган шәхесләр бар.

Сүз уңаеннан, быел «Ватаным Татарстан» газетасы да «Татарча диктант» акциясенә оештыручы буларак кушыла. Теләгән һәр кешене 14 ноябрьдә «Татмедиа»ның (Декабристлар урамы, 2 нче йорт) брифинглар залына чакырып калабыз. Диктантны 13:30 сәгатьтә яза башлыйбыз.

Теркәлү өчен телефон: +7 (917) 927-00-40.

Өйдән чыкмыйча яза аламмы?

Диктантны 14–16 нчы ноябрьдә үзегезгә уңайлы урында «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалыннан туры эфир карап, я «Болгар радиосы»н тыңлап яза аласыз. Аннары язылган диктантны Бөтендөнья татар конгрессына җибәрегез. Адрес: 420111 Татарстан, Казан ш., Карл Маркс ур., 38/5 й.

Шулай ук 14–16 нчы ноябрьдә «Татарча диктант»ның рәсми сайтына кереп, онлайн язу мөмкинлеге дә бар. Нәтиҗәгез автоматик рәвештә билгеле булачак.

Нәтиҗәсен кайдан белергә?

Диктант кимендә бер ай тикшерелә. Ә билгене бланкта язылган исем-фамилия, телефон номерыгыз аша сайтка кереп белә аласыз.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре