Татарлар Иранда нишләп йөргән?

Бөек Ватан сугышы турында сүз чыкканда, без гадәттә Кызыл Армиянең Көнбатыш һәм Төньяк юнәлештә хәрәкәт итүләренә зур игътибар бирәбез. Ә бит илне көньякта да сакларга кирәк була. Рәсми документлардан күренгәнчә, 1941 елның 25 августында Кызыл Армия гаскәрләре Сталин боерыгы буенча Иран территориясенә кергән. Татарстанның «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов исә эзләнүләр нәтиҗәсендә аңа кадәр дә безнең хәрбиләрнең бу илдә зур эшләр алып баруы турындагы документларга тап булган.

– Әлеге фактларны күп кеше уйдырма дип кабул итәргә дә мөмкин, чөнки бу вакыйгаларга кагылышлы документлар күптән түгел генә яшерен булудан туктады, – ди Михаил Валерьевич. – Әмма бу хакта безгә белергә кирәк. Югыйсә 1941 елның 22 июнендә ил башына ниләр килеп төшкәнен тулаем күз алдына китерү авыр булачак.

Кавказга поход

-2004 елга кадәр Чистай шәһәрендә яшәгән Фәйзрахман Галимовның «Белое солнце иранской пустыни» дигән очеркында мондый юллар бар: «1940 ел башыннан разведка мәктәбендә без фарсы телен, Иранның географиясен җентекләп өйрәндек. 1941 елның маенда разведчикларны шушы ил чиген үтәргә әзерли башладылар. Июнь башында мин Иранда идем инде… Башта балыкчы кыяфәтендә кулыма кармаклар тотып, шактый юл үттем. Тәһранга җиткәч, «итекче» булып, инструментлар тутырылган тартма күтәреп бардым. Башкалага килеп җиткәч, совет разведкасына эшләгән сәүдәгәрне эзләп таптым. Ул миңа документлар юнәтте. Алга таба мин Каспий диңгезе буенда разведчиклар мәктәбендәге остазым майор Мөхәммәт Али (чын фамилиясен белмим) белән очрашырга тиеш идем. Ул миңа Иранга кертелүебезнең сәбәбе Бакудагы нефть промыселларын шартлатырга әзерләнгән дошман десантын юк итү икәнлеген аңлатты. Ни өчен Иран аша керергә тырышканнар дигәндә, дошманга бу илнең ярларын юган Каспий диңгезе буйлап Азәрбайҗанга керү шактый уңайлы була. Чыннан да, разведчиклар диңгез буенда шартлаткычлар тутырылган «балыкчылар катеры»н табып алдылар. Без бу объектны шартлатырга боерык алдык та 21июнь көнне аны юк иттек. Әлеге операциядән соң мине «Сугышчан казанышлар өчен» медале белән бүләкләделәр. Бүләкләү кәгазендә «Бакудагы нефть промыселларын коткарган өчен» дип язылган».

«Кавказ походы»нда бүләккә лаек булганнарның исемлеге дә бар. Тик ул СССРның үзәк газеталарында бары тик 1944 елның февраль аенда гына басылып чыккан. Россия Оборона министрлыгының үзәк архивында Иран территориясендә ятып калганнарның исемлеге дә табылды. Алар арасында татарлар дүртәү.

Әхмәтгали Гәрәев, 1907 елда Мамадыш районының Яңа Комазан авылында туган;

Шәйхенур Миннегәрәй улы Гәрәев, 1917 елда Актаныш районының Яңа Байсар авылында туган;

Әсхәт Нәбиулла улы Нәбиуллин, 1915 елда Зәй районының Югары Лоҗы авылында туган;

Камил Фазылҗанов, 1918 елда Әтнә районының Иске Җогып авылында туган.

Бу исемлектә Татарстанда туып үскән башка милләт вәкилләре дә шактый. Район хәрби комиссариатларыннан алынып, Оборона министрлыгының үзәк архивында саклана торган документларда аларның күбесе турында: «Элемтә 1941 елның 22 июлендә Иранда өзелде», – диелгән. Бу мәгълүмат исә үзе үк кызылармиячеләрнең 1941 елның 25 августына кадәр үк Иранга кертелүләре турында сөйли.

Чемберленга җавап

Хәрби юрист Василий Звягинцев 2006 елда чыккан «Война на весах Фемиды...» китабында бу хәлгә ачыклык кертергә тырыша. «83 нче тау-укчы дивизиясе командиры, генерал-майор Сергей Байдалинов Төньяк Иранда трибунал хөкеме белән 1941 елның 12 июлендә атып үтерелә», – дип яза ул. Сәбәбе: имеш, аңа Иранга 25 августта гына керергә боерык бирелгән булган. Шундый сорау туа: бу дивизия командирының җинаятьчел инициативасы булып чыгамы, әллә инде бүгенгә кадәр яшерен булып сакланган махсус хәрби операцияме? 1941 елның июнь аенда ук нейтраль Иранга ярты миллион тирәсе бай тәҗрибәгә ия булган, артиллерия, танклар белән тәэмин ителгән хәрбиләрне кертү өчен сәбәп булганмы?

Эш шунда: 1940 елның җәендә Кызыл Армиягә Германия гаскәрләре торган көнбатыш чиктә стратегик оборона әзерләү бурычы куелмаган, ә бәлки СССРда нефть чыгарыла торган бердәнбер территориягә, ягъни Кавказга куркыныч тудырган дошманга каршы торырга боерык бирелгән. 1940 елның 24 гыйнварында Бөекбритания генераль штабы начальнигы генерал Эдмунд Айронсайдның «Главная стратегия войны» меморандумында: «Без Финляндиягә нәтиҗәле төстә бары тик нефть чыгарыла торган Баку территориясенә һөҗүм итсәк кенә булыша алабыз. Чөнки бу хәл Россиядә дәүләт кризисы китереп чыгарачак», – дип яза. Франция Эчке Кораллы Көчләренең Сүриядәге командующие генерал Жан Жюно: «Бу сугышның ахыры Көнбатыш фронтта түгел, ә Кавказда хәл ителәчәк», – дип, турыдан-туры әйтә. 1940 елның 20 апрелендә СССРның Бөекбританиядәге вәкаләтле вәкиле телеграф аша мондый хәбәр җибәрә: «12 апрельдә... самолет Лондонга әйләнеп кайтты, үзе белән Баку һәм мәйданы 100 кв. миль булган районның бик уңышлы чыккан фотосурәтләрен алып кайткан».

Кавказны бомбага тоту 1940 елның 15 маена билгеләнгән була. Бу гамәлгә әзер булулары турында французлар Черчильгә хәбәр итәләр. Парижда кулга төшерелгән әлеге документны Гитлер Сталинга үзе тапшыра. СССР җитәкчесе, бу хәлне бик җитдигә санап, Кавказ арты хәрби округын ныгытырга боерык бирә. Нәтиҗәдә округта гаскәр саны 3,2 тапкыр арттырыла. Әлеге эшләр генерал-майор Федор Толбухинга йөкләнә. Аның тырышлыгы белән безнең частьлар Төньяк Иранга аз гына югалтулар белән көтмәгәндә килеп керә.

Шулай итеп, тикшеренү эшләре алып барган тарихчыларның кайберләре дөрес фикер йөртми дип уйларга нигез бар: Сталин Көнбатышта Гитлерга каршы түгел, ә Иранда Черчильгә каршы сугыш алып барырга җыена. Икенче бөтендөнья сугышы башланганда, Бөекбритания дөньяда иң эре колониаль империя булып санала. Әфганстан, Иран, Төркия, Кытай, Һиндстан һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге кайбер илләр аның йогынтысы астында була. Совет Россиясе инде 1920 нче елларда ук кайбер илләрне коллыктан коткару эшләрен башлый. Шуңа күрә дә 1927 елда беренче самолетлар, танклар төзелә башланган цехларда «Чемберленга – безнең җавап» дигән шигарьләр эленә. Гитлерчылар безнең бердәнбер нефть чыгарыла торган урынга – Кавказга якынлашканчы, Кызыл Армиягә Баку һәм Грозный шәһәрләрен инглиз самолетлары ташлаган бомбалардан сакларга туры килә. Ә моның өчен тиз арада чикләрне Азәрбайҗаннан ераккарак күчерү эшләре карала. Менә ни өчен безнең гаскәрләр 1941 елның җәендә үк Тәһранга кереп, анда 1946 елга кадәр торырга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, СССРның төп нефть чыганагы булган урыннар бернинди провокациягә бирешмичә, сакланып кала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре