Документка төбәк парламентлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Константин Кузьмин кул куйды. Бу Татарстан һәм ДХР парламентарийлары тарафыннан имзаланганберенче хезмәттәшлек турында килешү.
Килешү парламентара багланышларны үстерүне активлаштырырга, закон чыгару һәм хокуккуллану өлкәләрендә депутатларның үзара хезмәттәшлеген тагын да киңәйтергә ярдәм итәргә тиеш. Моннан тыш, Россия ФедерациясеФедераль Собраниесенә закон чыгаруинициативаларын керткәндә бердәм позиция булдыру, илнең бердәм хокукый кырынгармонияләштерү өчен төбәк парламентларының тыгыз хезмәттәшлеге кирәк.
«Яклар иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадыйһәм мәдәни өлкәләрдә Татарстан Республикасыбелән Донецк Халык Республикасының тигезхокуклы мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү өчен закон чыгару нигезен камилләштерү максатларында парламентара хезмәттәшлекнең барлык рәвешләрен үстерә», – дип язылганкилешүдә.
Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы чара нәтиҗәләрен шәрехләп, яңа регионнаркушылганнан соң Татарстан бутерриторияләрне торгызуга актив кушылды, республикага шефлыкка Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре беркетелде, дип басымясады. Татарстан бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, гуманитар йөкләр җибәрә, социаль объектларны торгызуда һәм интеграция бурычларын хәл итүдә катнаша.
«Бүген Закон чыгаручылар советы чараларыкысаларында без ДХР Халык Советы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаладык. Үз ягымнан, коллега-депутатлар исеменнән белдерәм: без киләчәктә дә яңа регионнардагыколлегаларыбызга тиешле ярдәм күрсәтергә әзер», – дип йомгаклады сүзен парламент җитәкчесе.
«Татарстан белән Донецк Халык Республикасыарасындагы мөнәсәбәтләр дустанә, җылы һәм тугандаш, – дип билгеләп үтте Константин Кузьмин. – Без күп кенә закон проектларыөстендә бергәләп эшлибез инде. Килешүгә кулкуеп, без бер-беребезгә тагын бер адым ясадык. Донецк Халык Республикасының Россия белән яңадан берләшүе – чыннан да тарихи вакыйга. Һәм Мин Татарстанга зур ярдәм күрсәткәне, һәрвакыт туганнарча ярдәм кулын сузганы өчен рәхмәтлемен. Без бергәләп зур ил файдасынабер уртак эш эшлибез».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез