Самара өлкәсендә сәнәгать предприятиесенә ракета һөҗүме ясалган. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.
Вакыйга урынында оператив штаб оештырылган, ашыгыч хезмәтләр эшли. Хәзер һөҗүм нәтиҗәләре һәм зыян күрүчеләр булу-булмавы ачыклана.
Губернатор халыкны тынычлык сакларга чакырды һәм һөҗүм нәтиҗәләрен фото һәм видеога төшермәскә, аларны интернетта таратмаска киңәш итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез