Татарстан Дәүләт Советында: "Болай булганы юк иде"

Бүген парламентыбыз үзенең кырыгынчы утырышын уздырды. Ул көндезге 12 тулганчы ук тәмамланды, тулыр-тулмас ике сәгать эчендә депутатларыбыз унбиш закон проектын карадылар, аерым чыгышлар ясарга да өлгерделәр. Парламент тарихында болай булганы юк иде әле. Бу утырыш иң кыскаларыннан берсе булып тарихка кереп калачак.

Шуның өстенә көн тәртибендәге мәсьәләләр дә тарихи яктан бик әһәмиятле иде. Мин, беренче чиратта, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» закон проектын күздә тотам. Махсус төзелгән эшче төркем бу проект белән ярты ел шөгыльләнде. Мәсьәләнең үтә дә җитди булуына парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аеруча басым ясады, закон проектының бик кызу бәхәсләрдә тууын әйтергә дә онытмады. Фикерләр төрле булса да, бер сүзгә килгәннәр үзе.

Ә нәтиҗә болайрак: 7 бүлек 126 маддәдән торган Төп Законның 6 бүлеге һәм 60 маддәсенә үзгәреш кертелгән, 2 яңа маддә өстәлгән, Конституциянең 25 нормасы үз көчен югалткан. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин фикеренчә, «башка әһәмиятле иҗтимагый-сәяси конструкцияләр» шикелле, Төп Закон да үзгәрергә мөмкин. Иң әһәмиятлесе – үзгәрешләр үсешкә китерсен. Конституция дә эволюцион үзгәрешләр кичерергә мөмкин булып чыга инде.

Альберт Хәбибуллин кайбер үзгәрешләргә аерым-аерым тукталды. Мәсәлән, Россия Конституциясенең 129 нчы маддәсендә язылганча, субъектларның прокурорлары Федерация Советы белән киңәшеп билгеләнсә, Россия Президенты карары белән вазыйфасыннан азат ителә.

Декабрьдә Татарстанда Президент атамасын үзгәртү турында закон кабул ителеп, анда үзгәртү өчен күчеш чоры билгеләнгән иде. Ягъни республика башлыгын яңача атау яңа сайланган җитәкчегә генә кагылырга тиеш. Әлеге җитди мәсьәлә буенча тагын бер кат сөйләшкәннән-киңәшкәннән соң, күчеш чорыннан баш тартырга булганнар. Бик гади итеп әйткәндә, утырышта кабул ителгән закон проекты закон көчен алуга, без Рөстәм Нургали улы Миңнехановка яңача, башкача дәшәргә тиеш булачакбыз. Урысча ул «Глава (Раис) Республики Татарстан» дип язылган. Татарча «Татарстан Республикасы Рәисе» дип аталачак.

Хакимият органнарының кайбер вәкаләтләре дә үзгәрәчәк. Барлык яңалыкларны да әкренләп-әкренләп күңел аша үткәрәселәр алда әле. Ә депутат Ркаил Зәйдулла утырыш барышында ук үз сүзен әйтеп калырга теләде.  Дөрес, үзе үк әйтүенчә, аның чыгышы яудан соң йодрык күрсәтү кебек иде. Чөнки Конституциягә тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча чыгышлар булмады. Парламент рәисе, артык сүз сөйләп, мәсьәләне сәясиләштерүгә каршы иде. Депутатлар аның сүзенә колак салды һәм закон проекты күпчелек тарафыннан хупланды. Каршылар сигез бөртек кенә иде.

Ркаил Зәйдулла фикере күңелләргә барыбер кереп калырга тиеш. Конституциягә үзгәрешләр кертелгәннән соң, илдә алдынгы саналган Татарстан Республикасы гади бер өлкә хәлендә калачак. Сүз бит Татарстанның тулы мөстәкыйльлеге турында түгел, ә чикләнгән суверенлык турында бара.

Без ничә еллар буе федерализм принципларына нигезләнгән хокукый дәүләт төзү, Россияне көчле итү турында хыялланабыз. Ә Ркаил Зәйдулла үзәктә федерализмга каршы кара көчләр утырмыймы икән, дип тә шикләнә. Анысы да бардыр. Кайберәүләр көчләп ачылган күздә нур булмавын оныталар. Безнең татарны бәргәләп-суккалап тору кирәкми. Без тулы мөстәкыйльлек алып, Россиядән чыгып китәргә җыенмыйбыз. Алай гына да түгел, татар Россия дәүләтчелеген ныгытуга гасырлар буе үз өлешен кертә килә. Бу хакта сүз чыккан саен, мин Россия Президентының: «Куда нам без татар?» –дигәнен искә төшерәм. Владимир Владимирович бу сүзләрне шаяртып кына әйтмәде, билгеле. Рус, Россия тарихында татарның ролен бик яхшы аңлый ул һәм бүген дә безгә таяна, дип уйлыйм.

Ркаил Зәйдулла халык санын алу нәтиҗәләреннән дә канәгать түгел. Соңгы кампанияне ул төрле милләтләргә кимсетеп карау дип бәяләде. Парламент рәисе аның белән фикердәш иде. Фәрит Хәйрулла улы әйтүенчә, халык санын алу нәтиҗәләре буенча документлар тәмам әзер булгач, аларга җитди анализ ясарга кирәк. Чөнки бу мәсьәлә җәмгыятьтә шактый киеренкелек тудырды. Нәтиҗәләрдән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та канәгать түгел.

«Тәкъдимнәрегезне уйлый торыгыз. Халык санын алу мәсьәләсе безне генә түгел, Россия төбәкләрендә яшәүче башка халыкларны да борчый», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов

Көн хәбәре