Парламентыбызның егерме җиденче утырышында шактый гаугалы мәсьәләләр каралачагын белә идек. Кайберләренә аерым тукталырбыз. Иң элек республикабызның 2022 һәм 2023–2024 елгы план чорына бюджеты турында бераз әйтеп үтик.
Ел ахырына таба федераль бюджеттан өстәмә акча килү һәм аларны төрле өлкәләргә бүлү – табигый хәл. Тик бу юлы бюджетыбызның чыгым өлеше һәм шуның нәтиҗәсендә бюджет кытлыгы да арту бераз уйландырды. Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин әйткәнчә, бу – минималь хезмәт хакы һәм бюджет системасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы артуга бәйле. Әле 2022 елда 3–7 яшьтәге балаларга пособие өчен өстәмә 2 млрд сум биреләчәк. Мәктәпләрнең иминлеген саклауга 1,1 млрд сум тотачаклар. Шулай итеп бюджет кытлыгы киләсе елга 24 млрд 13 млн 734 мең сумга җитәчәк. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин залдагы халыкны тынычландырды үзе, илкүләм проектлар өчен Мәскәү акчаны күбрәк бирәчәк икән. Ала каргадан аласың булсын, дип уйлапмы, депутатлар бюджет тирәсендә тавыш чыгармадылар.
Ә менә «Россия субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» дигән федераль закон проектын кабат тикшерә башлагач, түзгән колакка рәхмәт инде диясе килеп китте. Бу проект быел 9 ноябрьдә Россия Думасында беренче укылышта кабул ителгән иде инде. Төбәкләргә уйланыр өчен бер ай вакыт бирделәр. Проект Дәүсоветның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетында тикшерелеп, тискәре бәя алган иде һәм аны сессия утырышында да кире кактылар. Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин кыска гына чыгышында әлеге проектның Россия Конституциясен һәм федерализм принципларын санга сукмавын дәлилләр китереп сөйләде.
Моңа хәтле матбугатта да, башка массакүләм чараларда да, нигездә, «президент» атамасын бетерү турында язылды һәм сөйләнде. Ә бит мәсьәләнең асылы шактый тирәндә. Комитет рәисен һәм депутатлар чыгышын тыңлап утырганда, кинәт кенә Туфан Миңнуллинны искә төшердем, әлеге закон проекты хакында ул ни әйтер икән, дип уйладым. Соравыма үзем үк җавап таптым да шикелле. Бәлки, Туфан ага Мәскәү тарафына ишарәләп: «Авызларына бармагыңны тыксаң, йә иңбашыннан ук тешләп өзәчәкләр, йә бөтенләй йотачаклар», – дигән булыр иде. Төп Законны санга сукмый торган закон кабул итү үзе үк – дөнья йөзләрендә күрелмәгән хәл. «Федерализм принципларына нигезләнгән» дәүләт дип язылган Россия кай якка таба юл алыр? Унитар дәүләткә кайту турында сүзләр куера башлады инде. 30 ел Президент белән яшәгән Татарстанны ни көтә?
Федераль проект закон рәвешен алып гамәлгә керсә, без «мөстәкыйльлек» дигән сүзне бөтенләй онытырга тиеш булабыз. Хакимият органнарын оештыру, башкарма хакимият җитәкчеләрен билгеләү Мәскәү кулында булачак. Парламентка килгәндә, без Федераль законнар эшләүдә катнашудан да ерагаячакбыз, тора-бара бөтенләй катнаштырмаска да мөмкиннәр, димәк, законнар чыгару органының да кирәге калмаячак. Инде болай да ничә еллар буе үз законнарыбызны федераль закон «тәртәсе арасына» кертү белән мәшгульбез. Димәк, башлана башланды булып чыга.
Иң югары вазыйфаи затны да федераль үзәк билгеләячәк. Без аңа кем дип дәшәрбез? Хафиз Миргалимов «башлык» дигән сүзгә гомумән каршы. «Гаилә башлыгы, җирле үзидарә башлыгы, район башлыгы...» – дип санап китте дә: «Президент» атамасы республиканың статусын да билгели», – диде. Хакимият баскычының югары баскычында кем утырырга тиешлеген без яхшырак беләбез, Мәскәүдән торып Татарстан тормышын тулысынча күзаллап булмый ул.
Депутат Марат Галиевнең фикерләре дә кызыклы иде. Аның әйтүенчә, Россия субъектларының хокуклары һәм бурычлары бердәй булырга тиеш түгел. Татарстан – мәсәлән, иң алдынгы технологияләргә нигезләнеп, икътисади үсешкә баручы төбәк. Без дөньяның 166 дәүләте белән социаль-икътисади, мәдәни өлкәдә уңышлы гына хезмәттәшлек итәбез. Бу ил өчен файдага гына бит. Президент идарәсе ул – дәүләтчелек, күп мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә алу дигән сүз дә, бу да ил өчен файдалы.
Депутатларның кайберләре Татарстанның ислам дөньясы белән багланышларын да ил сәясәтенең иң файдалы бер юнәлеше булуын әйтте. Марат Галиев федерализмны аңлау җәмгыятькә авыр бирелә, күрәсең, вакыт кирәк, дигән фикер әйткән иде. «Авыр бирелү» микән бу, әллә аңларга теләмәүме? Икенчесе дөреслеккә күбрәк туры килә кебек.
Нәрсә булды бу илгә? Юкса әле 2014 елда Владимир Путин: «Төбәк җитәкчесенең ничек аталуы – сезнең үз эшегез», – дигәнрәк сүз әйткән иде. Иң югары вазыйфаи затның халык ихтыяры белән сайлануын аңлый ул һәм үз сүзләренә каршы килмәс дигән өмет бар.
Татарстан парламенты федераль проектка 18 төзәтмә тәкъдим итә һәм алар аерым каралырга тиеш, ди. Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән бу четерекле эшкә Татарстаннан рәсми вәкил итеп Думадагы депутатыбыз Илдар Гыйльметдинов билгеләнде. «Аның абруе, тәҗрибәсе зур», – диде парламент рәисе. Карап карарбыз инде.
Ә менә санитар-эпидемиология вазгыятенә кагылышлы федераль закон проектын депутатларыбыз хуплады. Берсүзсез дип әйтмибез, бәхәсләр зурдан булды. Таҗвирус пандемиясе уңаеннан төрле чикләүләргә кагыла иде ул. Татарстан федераль проектка кайбер өстәмәләр тәкъдим итә. Яңа таҗвирус инфекциясе таралу куркынычы янаганда гражданнарга төрле чараларда катнашу белән бәйле хезмәт күрсәтү турында алар. Хезмәт күрсәтү дигәнебез гражданнарга вакцинация ясату, яки ясатырга ярамау, ковид белән авырганлыгы турында тиешле медицина документлары бирүгә кагыла. Әгәр ул документлар булмаса, 2022 елның 1 февраленә кадәр гражданнар төрле чараларда катнашу өчен яңа таҗвирус инфекциясе булмау турында документ (ПЦР) күрсәтә ала. Ул документның гамәлдә булу вакытын һәм үрнәген Россиянең Баш санитар табибы билгели. (Бу балигълык яшькә җитмәгәннәргә кагылмый). Закон проектына таҗвирус инфекциясе булу-булмау турында мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша физик затларның «шәхси кабинет»ына җибәрү турында өстәмә дә тәкъдим ителә.
Депутат Алескей Созинов кызыклы гына чагыштыру китерде. «Хәтерлисезме, моннан 10 ел элек автомобильдә йөрүчеләрне иминлек каешы эләктерергә мәҗбүр иттеләр һәм моңа каршы чыгучылар шулай ук табылды. Әмма тора-бара каешның кешене имгәнүдән, үлемнән коткаруын аңладылар. Статистика вакцинаның файдалы икәнен бүген үк раслый, үлүчеләр – нибары 4 процент». Светлана Захарова бәхәсләргә нокта куйды. «Депутат буларак, халыктан миңа да 4 мең мөрәҗәгать керде, барысы да QR-кодка каршы. Шул ук вакытта бүген республика хастаханәләрендә «кызыл зона»да 16 мең табиб эшли. Закон проектын хуплап, аларның барысы да безгә хат язар иде, тик вакытлары юк, кеше гомере өчен көрәшәләр. QR-код кертү – вакытлы чара, кызганычка каршы битлек, пирчәткәләр тиешле нәтиҗә бирмәде», – диде ул. Ә кеше хокукы бозылу турында сөйләүчеләргә: “Кешене яшәүдән мәхрүм итү хокукын бозу түгелмени?” – диде.
Бик хисле һәм сүзен белеп сөйләде Светлана Михайловна, ул бит – табиб та әле һәм пандемия бетсә дә, безгә шактый вакыт тернәкләнергә кирәк буласын да онытмады. Менә шул, җәмәгать, үләбезме, калабызмы – үзегез карагыз.
Сүзне куанычлы хәбәр белән тәмамлыйк инде. Утырышта Россия Президентына Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирү турында үтенеч кабул ителде. Владимир Владимирович бу үтенечне кире какмас, мөгаен. Һәр ике кешесенең берсе сугышта һәлак булган бу кала хезмәт белән дә җиңүгә зур өлеш керткән. Сугыш башлануга, шәһәрнең дистәдән артык предприятиесе үзгәртеп корыла һәм хәрби продукция җитештерә башлый.
Серго исемендәге заводның барлык цехлары 12шәр сәгатьлек ике сменада эшли башлый. Сугыш вакытында кече калибрлы артиллериядә кулланылган һәр өченче снаряд – шушы заводныкы. Суднолар төзү заводында броняланган катерлар эшләнә. Яшел Үзән Ленинградтан килгән 1,5 мең кешене дә сыендыра әле.
Авыр еллар булуга карамастан, ачлы-туклы халык 1942 елның өч аенда гына да оборона фондына 2 млн сум акча җыя. 1944 елда ике сугышчан кораб хәрби морякларга тапшырыла. Халык хәрби очкычлар эскадрильясы өчен дә акча җыя.
Инде безгә мактаулы исем бирү уңаеннан узачак тантаналы мизгелләрне күрергә, тырыш халкыбыз өчен горурлык хисләре кичерергә язсын!
Риман Гыйлемханов
Фото: gossov.tatarstan.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез