Газетага язылу

Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышы башланды

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче, язгы сессиядә – соңгы утырышы башланды.

Утырышның көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән. Шул исәптән, 10 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты карап тикшереләчәк. Хөкүмәт сәгате кысасында депутатлар Татарстанда демография сәясәтен тормышка ашыру турында хисап тыңлаячак.

Егерме икенче утырышта шулай ук парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җиткерәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре