ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, кунакларны сәламләп, бәйгедә катнашучыларның барысына да изге ниятләре өчен рәхмәтен белдерде һәм Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарын бизәү әлеге мөбарәк айның әһәмиятен һәм фазыйләтләрен искә төшерү булып хезмәт итә, дип ассызыклады.
«Без бәйге үткәрүнең уңай нәтиҗәләрен күрәбез: күп кенә оешмалар һәм кибетләр, үз эшләрен конкурска җибәрмәсәләр дә, урамнарны һәм биналарны Рамазан аена бизәп куялар. Бу исә әлеге башлангычның хуплау табуын һәм ихтыяҗ булуын күрсәтә, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Биналарны һәм урамнарны Рамазан ае хөрмәтенә бизәп, без кешеләргә бу айның бөеклеген күрсәтәбез. Раббыбыз разый булсын! Бу башлангыч дәвам итсен».
Узган елгы җиңүче – Мөслим районында имам булып эшләүче Җәмил хәзрәт Газыймов та сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Быел ул янәдән әлеге конкурста катнашты һәм киләчәктә дә мәчетне, үз йортын һәм үзенең урамын бизәүне дәвам итәчәгенә ышандырды. Ул шулай ук хаҗга барудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм финалистларга үзенең теләкләрен җиткерде. «Бөтен дөньядан хаҗга баручы миллионлаган кешенең берсе «Нурлы Рамазан»да катнашучы булачак. Аллаһы Тәгалә бүген безнең арадан кайсы да булса беребезне сайлап алыр һәм Үзенә кунакка чакырыр», – диде ул.
Тантана бәйге финалистларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.
«Нурлы Рамазан-2026» бәйгесендә Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан Ишмөхәммәтовлар гаиләсе җиңү яулады. Жюри бинаның бизәлеш күләмен аерым билгеләп үтте: шул рәвешчә ул башка катнашучыларның эшеннән күпкә өстен булып танылды. Ишмөхәммәтовлар әзерләгән «Рамазан рәхмәт ае» һәм «Рамазан мөбарәк» дигән зур язулар ерактан игътибарны җәлеп итә һәм күз явын ала. Гаиләнең даими рәвештә әлеге бәйгедә катнашып килүе дә игътибарга лаек. «Нурлы Рамазан»да алар өченче мәртәбә катнаша, узган елны финалистлар исемлегенә кергән булсалар, быел җиңүче булып танылдылар. Төп бүләк – 2027нче елда хаҗга бару бәхете – юлламаның сертификатын аңа Мөфти Камил хәзрәт һәм Татарстан Республикасындагы рәсми хаҗ операторы «ДУМ РТ Хаҗ»ның җитәкчесе урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов тапшырды.
Бәйгедә җиңүче билгеләп үткәнчә, ул җиңү өчен түгел, Аллаһның ризалыгын алу өчен катнашкан. Илнур абый бәйге үткәрелү хакында газетадан укып белгән, конкурста катнашу фикерен балалары хуплап алган. Җиңүче ассызыклаганча, аның гаиләсе авылдашларына Рамазан аеның матурлыгын чын күңелдән күрсәтергә, аңлатырга, дәгъвәт кылырга тырыша. Алар киләчәктә дә, башкалар өчен үрнәк булып, конкурста актив катнашырга ниятли.
Рамазан ае хөрмәтенә җәмәгать урыннарын иң матур тышкы бизәү буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесендә Татарстанның төрле почмакларыннан 52 бина катнашты: шуның 22се – шәхси йорт, 18е – мәчет, 6сы – ислам белем бирү учреждениесе, шулай ук 7 кибет һәм кафе. Бәйге республика халкы арасында зур кызыксыну уятты.
Катнашу өчен гаризалар Казаннан һәм Чаллыдан, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел үзән, Лаеш, Мамадыш, Нурлат, Тукай, Питрәч, Теләче, Чистай районнарыннан килеп иреште. Казанда һәм Кукмара районында – 7шәр, шулай ук Саба һәм Мөслим районнарында 5әр бина бизәлде. Аеруча конкурска янәдән кушылып, республикада әлеге традицияне ныгытырга – урамнарда Рамазан ае мохитен тудырырга ярдәм иткән катнашучыларның булуы игътибарга лаеклы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез