Республикада 42 817 автомобиль сатылган.
Татарстан быел август аенда сатылган яңа машиналар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында мактаулы дүртенче урынга чыккан. Республикада 6 121 машина сатылган. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2,1 мең берәмлеккә күбрәк.
“Автостат” мәгълүматлары буенча, Мәскәү (22 980 машина), Мәскәү өлкәсе (9 662) һәм Санкт-Петербург (6 604) рейтингта беренче өч урынны алган.
 Шунысы игътибарга лаек: Татарстан быел гыйнвар-август йомгаклары буенча гомуми рейтингта да дүртенче урынны саклап калган. Бу чорда республикада 42 817 автомобиль сатылган. Лидерлар өчлегенә, элеккечә үк, Мәскәү (70 000 автомобиль), Мәскәү өлкәсе (65 800) һәм Санкт-Петербург (47 500) кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез