Газетага язылу

Татарстан янында Украина ракетасын бәреп төшергәннәр

4 июльгә каршы төндә Удмуртия Республикасындагы предприятиеләрнең берсенә ясалган һөҗүмне һава һөҗүменнән саклану системалары кабул иткән. Бу хакта республика башлыгы Александр Бречалов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, күктә ракета бәреп төшерелгән.

«Куркыныч күк» һәм ракета хәвефе режимы төнге 02:40та кертелгән һәм якынча ике сәгать дәвам иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк, җимерелүләр дә теркәлмәгән. Вакыйга урынында оператив хезмәтләр эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре