Газетага язылу

Хөрмәт көткәндә: Россиядә мөгаллимнәргә аерым мөнәсәбәт булдырырга җыеналар

Укытучыга – аерым статус. Президент Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясенең мөгаллимнәргә аерым мөнәсәбәт булдыру турындагы тәкъдиме белән килеште. Әмма бу статус кәгазьдә генә калырга тиеш түгел. Сүз әлеге һөнәр ияләренә өстәмә ярдәм, һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булдыру турында бара. Бу хакта инде шактыйдан сөйләшәләр, бу юлы өметләр акланырмы?

Хөрмәт көткәндә: Россиядә мөгаллимнәргә аерым мөнәсәбәт булдырырга җыеналар
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Дәүләт Думасының Фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе урынбасары Олег Смолин фикеренчә, укытучыга аерым статус биреп кенә калмыйча, аны ил күләмендә дәүләт гарантияләре һәм бердәм белем бирү сәясәте белән дә беркетергә кирәк.

– Күптән түгел Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов төбәкләрдәге укытучыларның хезмәт хакы арасындагы аерманың биш тапкырга җитүен әйтте. Бездәге соңгы мәгълүматлар хәтта алты тапкырга икәнен дә күрсәтә. Укытучылар өчен иң минималь ставка һәм окладлар федераль дәрәҗәдә билгеләнергә тиеш. Ә төбәкләр, үз мөмкинлекләренә карап, аны арттыра алсын. Шул вакытта гына тигез хезмәткә тигез хезмәт хакы турында әйтә алабыз, – ди Олег Смолин.

КФУдагы Психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Роза Вәлиева моны бик вакытлы тәкъдим дип бәяләде.

– Соңгы елларда укытучының дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәде. Әти-әниләр каршында да. Алар укытучыны теләсә ничек җәберләргә мөмкин дип уйлый, – ди Роза Вәлиева. – Интернетта күреп торабыз: мәктәпкә килеп, физик көч кулланучылар да юк түгел. Укытучыны яклый торган законнар булырга тиеш. Бу – бер ягы. Икенчесе дә бар. Педагогның дәрәҗәсе аның социаль статусы белән күтәреләчәк. Монда лаеклы хезмәт хакын күздә тотам. Тормышын алып бару өчен, укытучы бер генә түгел, ким дигәндә, 1,5 ставкада эшләргә мәҗбүр. Артыгын эшләү исә рухи яктан «яну»га китерә. Әлбәттә, арыган укытучы укучының проблемаларына игътибар итәргә дә өлгерми. Аннан төрле күңелсез хәлләр, суицид проблемалары килеп чыкканда, ул гаепле булып кала. Мин укытучыларны гаепсез дип акламыйм. Әмма проблемалар йомгагын хәл итәргә кирәк. Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү бик дөрес. Аны бүген эшләргә кирәк.

Бу урында ул, вузны тәмамлап, 1976 елда Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш мәктәбенә беренче тапкыр эшкә килүен искә төшерде. Анда балалар төрле авыллардан килеп белем алган.

– 22 яшьлек кечкенә генә ябык кыз идем. Әмма әти-әниләр бервакытта да  мине бала-чага итеп күрмәде. Аларның хөрмәтен сиздем, дәрәҗәбез бар иде. Ә хәзер укытучыны кимсетеп тә, аңа теләсә нинди сүз әйтеп тә була, дип уйлыйлар. Моны әле бала каршында әйтәләр яки өйдә бергәләп укытучыны сүгәләр. Мондый нәрсәгә юл куярга ярамый, – ди Роза Вәлиева. – Укытучының хезмәт хакы әйбәт булса, яшьләр эшкә килер иде. Мәктәп акча эшләргә тиеш, диләр. Ничек эшләсен ул? Аның вазыйфасы бөтенләй башка бит. Ул балаларга төпле белем һәм тәрбия бирергә тиеш.

Әлмәттәге «Адымнар» күптелле гимназиясе директоры Илшат Яруллин укытучының дәрәҗәсен елдан-ел күтәрергә кирәк дип саный.

– Укытучыга таләпләр арта, әмма аның дәрәҗәсе артмый. Укытучы тышкы факторлардан якланмаган. БДИны алыйк. Аның кертелүенә 20 елдан артык вакыт узды. Шушы еллар эчендә ул камилләште, авыл һәм шәһәр баласы өчен дә бертигез мөмкинлекләр тудырылды. Имтихан нәтиҗәсе белән илнең теләсә кайсы уку йортына кереп була. Әмма укытучыга авырлык та артты, – ди Илшат Яруллин. – Укытучылар хезмәте без теләгәнчә үк бәяләнмәгән әле. Мөгаллимгә хөрмәт иң элек гаиләдән башлана. Бер педагог та балаларга начарлык теләми. Бүген укытучы интернеттагы мәгълүмат ташкынына каршы тора алмый. Бик авыр. Замана балалары башкача фикерли хәзер. Әйтик, әдәбиятта 100 ел элек язылган әсәрләргә каршы алар үз дәлилләрен китереп бәхәсләшә. Тормыштан да мисаллар китерә. Укытучы шул вакытта урынлы итеп үз фикерен әйтә алса, укучылары каршында дәрәҗәсе дә югарырак булачак. Моның өчен заманнан калышмавы да кирәк.

Казан педагогика көллияте директоры Әнфисә Җәләлова, бүген укытучыларның дәрәҗәсе түбән, дигән фикер белән килешми. Моның өчен республикада булдырылган мөмкинлекләрне дә мисалга китерде ул.

– Бүген педагогларның абруе үсә бара. Республикада грантлар ярдәме дә бар. Аеруча яшь педагоглар өчен. «Физмат-Алгарыш», «Физхим-Алгарыш» программалары да укытучыларга үз эшен яратып башкарырга бер этәргеч булып тора. Моннан тыш, укытучылар өчен төрле конкурслар оештырыла, – ди Әнфисә Җәләлова. – Көллияттә конкурслар елдан-ел арта. Хөкүмәт педагогик белемгә зур игътибар бирә. Узган ел көллияттә тугыз катлы тулай торак төзекләндерелде. Быел уку корпусының бер бинасын яңартырга җыенабыз. «Профессионалитет» грантын оттык. Бу – белем бирүнең яңа дәрәҗәсенә күчәбез дигән сүз. Абитуриентлар да моны аңлый. 1 курстан ук студентларның 70 проценты мәктәпләрдә практика үтә башлый.

Яшь белгечләр ни өчен мәктәпкә бармый алайса?

– Эшкә урнаштыру буенча федераль дәрәҗәдә исемлектә безнең уку йорты – 11 нче урында. Безнең чыгарылыш студентларының 78 проценты үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Калганнары башка юнәлешләрне сайлый. Алар арасында эшсезләр юк, – ди ул. – Дөрес, кыенлыклар да бар. Кайдадыр фатир мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әмма хәзер бу проблема да әкренләп чишелеп килә. Яшьләр мәктәпкә бара, әмма кайберләре озак тоткарланмый.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре