Татарстан җитәкчелеге шагыйрә Клара Булатова вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан җитәкчелеге Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Клара Гариф кызы Рәфигуллина (Булатова) вафатына бәйле кайгы уртаклашты. Ул кичә 90 нчы яшендә вафат булды.

Кайгынамәне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин, Әсгать Сәфәров, Васил Шәйхразиев, Ирада Әюпова, Илсур Метшин, Илсур Һадиуллин, Фәрит Хөснуллин, Гүзәл Хәбетдинова, Наил Мәганов, Ркаил Зәйдуллин имзалаган.

"Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Клара Гариф кызы Рәфигуллина (Булатова) 29 апрельдә 90 нчы яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Клара Рәфигуллина 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында дөньяга килә. 1969 елда Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Клара Гариф кызы ярты гасырдан артыграк гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлаган. 1955 елдан Әлмәт районы авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшләгән: башлангыч сыйныфларны укыткан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган. 1991–2001 елларда Әлмәт татар гимназиясендә, 2002–2012 елларда Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында хезмәт куйды. Шулай ук 1991–2001 елларда Әлмәтнең «Нур» телерадиокомпаниясендә «Җомга» тапшыруын алып барды.

Клара Рәфигуллина яшьлек елларында ук поэзия белән мавыккан,  шигырьләр яза башлаган. Беренче әсәрләре 1956 елда «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары», «Чаян» журналларында дөнья күргән. Нефтьчеләргә, авыл хезмәтчәннәре һәм төзүчеләргә багышланган «Язлар алда» лирик шигырьләр җыентыгы шундук әдәбият сөючеләрнең игътибарын җәлеп иткән. Клара Булатованың поэзиясе тормыш һәм хезмәт шатлыгы, тугрылык, дуслык һәм мәхәббәт хисләре белән сугарылган.

Клара Гариф кызы республиканың нефть башкаласында төп әдәби символларның берсе булып торды. «Һәрвакыт янымда», «Җәйләр җитсә», «Печән өсте», «Хәтер тәрәзәләре», «Миләш кагы» җыентыкларында аның төп фикерләре һәм хисләре чагылдырылган. Клара Рәфигуллинаның шигъри теле һәм лирик герое  кеше язмышы, үз халкы, туып үскән җире, авылының язмышы турында хисләр һәм уй-кичерешләрнең байлыгы белән аерылып тора. 2000 нче еллар башыннан мәңгелек һәм тормыш мәгънәсе, татар халкының теле, мәдәнияте турында уйланулары аның иҗатында төп урын алып торды.

Клара Рәфигуллина Татарстан һәм татар халкының әдәби мирасына үзеннән бәһаләп бетергесез өлеш кертте. Аның әсәрләре, төрле мәдәниятләр казанышына әйләнеп, күп кенә телләргә тәрҗемә ителде. Клара Гариф кызы, туган телгә мәхәббәт хисе белән илһамландырып, берничә буын дәвамчыларын тәрбияләде.

Клара Рәфигуллинаның күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасында – «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән мактаулы исемнәр, «Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте. Шагыйрә «Келәү: шигырьләр, повесть-хикәя», «Сәяхәтнамәләр», «Гел кояшка карыйм» китаплары өчен 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булды.

Клара Гариф кызы халыкның мәхәббәтен һәм ихтирамын казанды. Ул гаять зур җаваплылык хисе, хезмәт сөючәнлеге һәм кешеләргә карата мәрхәмәтлелеге белән аерылып торды.

Клара Гариф кызы Рәфигуллинаның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр", – диелә кайгынамәдә.

https://vatantat.ru/2025/04/168781/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре