Акчаның төп өлеше – 82 млрд сумы Татарстан бюджетыннан, калган акча федераль чыганаклардан киләчәк. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
Эшләрнең төп өлеше «Яшәү өчен инфраструктура» программасы кысасында башкарылачак. Әлеге программа буенча 20,775 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
– Программага Казан шәһәре, Казан агломерациясе юлларын төзекләндерү (2 млрд сум), Чаллы (1,36 млрд), Түбән Кама агломерациясе (480 млн), төбәк юллары (1,397 млрд), күперләрне һәм юлларны төзекләндерү (15,538 млрд сум) керә, – диде министр. Ул быел юллар төзү һәм төзекләндерүгә өстәмә рәвештә 18 миллион сум акча бүленгәнен билгеләп узды. Ведомство башлыгы сүзләренчә, федераль бюджеттан акча бүлеп бирелгән икенче юнәлеш – «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы. Аңа быел 1,5 миллиард сумнан артык акча каралган. Татарстанда фермаларга илтә торган юллар төзелеше генә дә 500 миллион сумга төшәр дип көтелә. Бакчачылык ширкәтләре юлларын да күз уңында тоталар. Мондый юл төзелешенә 300 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Лагерьларга илтә торган юллар төзелеше исә 250 миллион сумга төшә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез