Татарстан бирегә күченеп яшәргә теләүчеләр саны иң күп булган төбәкләр исемлегенә кергән. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм шулар тирәсендәге шәһәрләр рейтингтан төшеп калган.
Барыннан да ешрак Краснодар краен даими яшәү һәм торак сатып алу өчен иң уңайлы төбәк буларак сайлыйлар икән. Моннан тыш Төмән, Калининград, Свердловск һәм Воронеж өлкәләренә күченүчеләр (яки күченергә теләүчеләр) дә Татарстандагыга караганда күбрәк.
Июнь нәтиҗәләре буенча, Казандагы яңа йортларда фатир бәясе – уртача 7,9 миллион сум, Татарстанда 6,5 миллион сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез