Июль башында Татарстан пешекчеләре IFSA һәм Carthage шеф-поварлар Кубогына көч сынашкан. Турнирда 16 ил катнашкан. Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциации президенты Зөфәр Гаязов без бу ярышта Россиянең данын якладык, ди.
– Безнең тармак үсештә. Шуңа күрә алга киткән илләр белән көндәш була алабыз. Призлы урыннар яулыйбыз һәм киләчәктә тә югарылыкны саклап каласы килә, – ди ул. – Казанның Россиянең гастрономик башкаласы булырлыгы бар. Киләсе елда без республикага килгән бөтен чит ил кунакларына милли ризыкларын тәкъдим итәчәкбез.
Турнирда Татарстанның ресторатор һәм отельерлар ассоциации идарәсе рәисе Михаил Шәрипов белән “Умай” рестораны шеф-повары Рөстәм Рәхимов барган.
– Безне Африка ягы бик якын итеп каршы алды. Малайзия, Индонезия, Иран, Ирак илләреннән килгән командалар көчле иде. Рөстәм әзгә генә калышып, икенче урынны яулады, – ди Михаил Шәрипов.
Ярышта катнашучыларга берничә төрле продукт биргәннәр. Шулардан сигез кешелек ризык әзерләргә кирәк булган. Рөстәм пешергән ризыклары аша чит ил вәкилләренә татар кухнясын күрсәткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез