Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Үзбәкстанның Каракалпакстан Жокаргы Кенесы (парламенты) Рәисе Аманбай Орынбаев белән очрашты.
Аманбай Орынбаевның Татарстанда булганы бар иде инде. Ул 2023 елның октябрендә Казанда Россия белән Үзбәкстан арасындагы төбәкара хезмәттәшлек форумында Каракалпакстан делегациясенә җитәкчелек итте. Шул ук елның ноябрендә Рөстәм Миңнеханов Каракалпакстанда булып кайтты.
“Республикаларыбыз арасында Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлекне ныгытуга игътибарыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Быел май аенда Сезнең белән Ташкентта Төбәкләр форумында катнашып, төбәкләребез арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Әлеге документның Татарстан белән Каракалпакстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Без парламентара хезмәттәшлекне үстерәбез инде”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул үзара сәүдә күләме артуны аерым билгеләп үтте. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнеше 27 процентка үсеп, 370 миллион доллар тәшкил иткән. “Үзара товар җибәрү күләмнәрен, номенклатурасын үстерү буенча эшләргә кирәк. Моның өчен мөмкинлекләребез бар”, - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов мәдәният, туризм, спорт, фән һәм мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне үстерүгә аерым тукталып үтте. Бүген Татарстан вузларында Үзбәкстаннан 2,5 меңнән артыграк студент белем ала.
Аманбай Орынбаев, үз чиратында, хезмәттәшлек итү өчен ИТ өлкәне һәм “Алабуга” махсус икътисадый зонасы үрнәгендә сәнәгать мәйданчыкларын үстерү ягыннан тәҗрибә алышуны билгеләп үтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез