Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәре тиражын җибәрү башланды

Бүген Казанның «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында ТР Рәисен сайлауда һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәре тиражын Татарстан районнарына җибәрә башладылар, дип хәбәр итте «Татар-информ».

ТР Рәисен сайлауда бюллетеньнәр – яшел, ә 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауда алсу төстә булачак. Бюллетеньнәр татар һәм рус телләрендә әзерләнгән. Аларның саны Татарстандагы сайлаучылар санына туры килә.

«Без бюллетеньнәрне Махсус элемтә идарәсе аша тапшырабыз. 10 сентябрьгә кадәр алар башта – территориаль, аннары участок сайлау комиссияләренә китереләчәк. Берәмләп санагач һәм яраксызларыннан аралаганнан соң сайлау бюллетеньнәре һәр участокка сайлаучылар саны буенча бүленә», – дип ачыклык кертте Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова.

«Идел-Пресс» нәшрияты генераль директоры Әнәс Әскәров искәрткәнчә, Татарстан Рәисен сайлауда тавыш бирү өчен 2 923 100 бюллетень әзерләнгән, шул исәптән 93 900 бюллетень – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын кулланып тавыш бирү өчен эшләнгән. 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар өчен 53 400 бюллетень бастырылган.

Моннан тыш, Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлау өчен – 927 мең, ә Чаллы шәһәр Советына депутатлар сайлау өчен 327 мең данә бюллетень әзерләнгән.

Бюллетеньнәрне бастыру дүрт тәүлек дәвамында тәүлек буе алып барылган. Моңа 18 тонна кәгазь һәм 150 килограмм буяу, шул исәптән махсус буяу сарыф ителгән. Бюллетеньнәрне җибәрер алдыннан сортларга аерганнар, кискәннәр һәм төргәннәр.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча республика Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре