Хәрбинең аягы сөяк эчендәге инфекция аркасында бер дә төзәлмәгән – ул 1,5 ел Илизаров аппараты белән йөргән.
Штифт титаннан ясалган һәм аны Санкт-Петербургта 3D-принтерда бастырганнар. Эчтәге сөяк цементы белән бергә антибиотик салынган, бу даруның тирәнрәк үтеп кереп, пациентның тизрәк савыгуына ярдәм иткән.
«Штифтның челтәрле структурасы антибиотикларны инфекция урынына гына китерми. Стандарт аналогларыннан аермалы буларак, челтәрле микроструктуралы штифт сөяк ми каналына даруны көчлерәк һәм озак вакыт дәвамында чыгара, бу инфекцияне кыскарак вакытта бетерергә, дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чирнең кабатлану куркынычлыкларын киметергә мөмкинлек бирә», – дип сөйләде РКБның травматология бүлеге травматолог-ортопеды Рәшит Шәфигулин.
Бүген хәрбине хастаханәдән чыгарганнар. Әлегә ул костыльләрдә йөри. Өч айдан соң штифтны алырга планлаштыралар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез