Газетага язылу

Татарстан таможнячылары СВО зонасына конфикацияләнгән Nissan Fuga машинасын тапшырды

Татарстанның таможня хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасына Nissan Fuga машинасын тапшырган. Бу хакта «Татар-информ» ведомствоның матбуга хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Таможнячыларның хәрбиләргә 12нче автомобиль тапшыруы икән инде бу. Барысы да – таможня кагыйдәләрен бозучылардан тартып алынып, суд карары буенча федераль милеккә тапшырылган машиналар.

Хәрбиләргә тапшырылганчы, белгечләр иномарканың техник торышын тикшергән. Автомобиль – тулысынча төзек хәлдә.

Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев машина ачкычларын Казан гарнизоны хәрби комендатурасы вәкилләренә шәхсән үзе тапшырган.

Хәрбиләр әйтүенчә, машина, кирәкле барлык документлар тутырылганнан соң, алгы сызыкка озатылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре