Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның төгәл санын билгеләде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм тавыш бирү көнен үткәрүгә әзерләнә. 14 сентябрьдә республикада Татарстан Рәисен сайлау, Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау узачак.

1 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда барлыгы 2 923 096 кеше сайлау хокукына ия. Үзәк сайлау комиссиясе, федераль һәм республика законнары таләпләре нигезендә, елына ике тапкыр: 1 гыйнварга һәм 1 июльгә сайлаучыларның төгәл санын аныклый. Сайлауны оештыру өчен кирәк бу.

“Сайлаучыларның санын аныклау – сайлау кампаниясенә әзерләнүнең мөһим өлеше. Шушы нәтиҗә буенча сайлау округлары булдырыла, бюллетеньнәр саны билгеләнә, сайлаучылар исемлеге төзелә”, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көненә әзерләнү һәм аны үткәрүгә республиканың барлык сайлау комиссияләре җәлеп ителәчәк. 65 – территориаль һәм 2752 – участок сайлау комиссиясе, 22 меңнән артыграк сайлау комиссиясе әгъзалары дигән сүз бу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре