Конкурс биш номинацияне («Үсеш импульсы», «Илһам Ватаны», «Киләчәк безнең кулларда», «Уңайлы тормыш», «Мөмкинлекләр территориясе») үз эченә ала. Үзеңә туры килгәнен сайлап, бәйгедә катнашучы кыскача аңлатма белән фото урнаштыра.
Бәйгегә яңа төзелгән яисә реконструкцияләнгән мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәни үзәкләр һәм китапханәләр, төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, ишегаллары һәм спорт мәйданчыклары, яңа автобуслар һәм юллар, заманча предприятиеләр һәм фәнни үзәкләрнең фотолары кабул ителә.
2026 елның 1 февраленнән 15 апреленә кадәр сайтта ачык онлайн-тавыш бирү оештырылачак. Бүләкләү тантанасы 15 майда Мәскәүдә була. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә, ә аларның эшләрен 1 майдан 15 июньгә кадәр узачак төбәк күргәзмәләрендә күрсәтергә ниятлиләр, дип хәбәр итә «Татар-информ».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез