Газетага язылу

Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгының элекке урынбасары тоткарланган

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кичә Татарстан буенча ЗАГС идарәсе башлыгының элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов тоткарланган. Аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта һәм вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.

Федераль эзләүдә булган Әхмәтҗановны икътисади полицейскийлар Казан аэропортының очып килү зонасында тоткарлаган.

Агентлык мәгълүматлары буенча, сүз документларны цифрлаштырган хезмәткәрләрнең премияләрен Әхмәтҗанов тарафыннан үзләштерү хакында бара.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре