Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың күп функцияле үзәге җитәкчесе Ленара Мозафарова әйтте.
“Билгеле булганча, әлеге төр хезмәт бу елның 1 сентябреннән гамәлдә. Бу мошенниклардан саклану өчен эшләнә. Чикләүне дәүләт хезмәтләре порталы һәм МФЦ аша куярга мөмкин. Ул инде гамәлдә булган сим-карталарга һәм килешүләргә кагылмаячак. Шул ук вакытта чикләүдән баш тарту өчен шәхсән МФЦга барырга туры киләчәк”, – диде ул.
Ленара Мозафарова әйтүенчә, әлеге хезмәттән 14 яшьтән өлкәнрәкләр файдалана ала.
Цифрлы ресурсларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә башкарыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез