Биш елдан соң Татарстанда туучылар саны артуы көтелә, әмма 14-35 яшьлек кешеләр саны бу вакытка кимер, дип фаразлана. Мондый фикерне социолог Чулпан Илдарханова белдерде.
«2028 елда республикада 14-35 яшьлекләрнең 100 мең кешегә кимүе көтелә. Әмма 2038 елга безнең демографик үсеш перспективалары бар. Алар 2012-2016 елларда бик күп кызлар тууы белән бәйле, киләчәктә бу потенциаль әниләр ", - дип билгеләде социолог "Татарстан 24 " телеканалына биргән интервьюда.
«Үлем очракларын киметүнең зур һәм яхшы нәтиҗәләренә ирештек, шуңа күрә бездә табигый үсеш булачак», - дип билгеләп үтте белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез