Газетага язылу

Татарстанда 2,5 мең укытучы җитми

Бу хакта Дәүләт Советының чираттагы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

“Республикада педагогик кадрларга кытлык саклана. Бүген 2,5 мең укытучы җитми”, – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, бигрәк тә математика, рус теле, чит телләр, физика, химия укытучыларына ихтыяҗ зур. “Бу мәсьәләдә мәктәпләр, чыгарылыш сыйныф укучылары белән эшне көчәйтергә кирәк”, – диде Илсур Һадиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре