Татарстанда 27 градус җылы булачак

Бүген Татарстанда явым-төшемсез җылы һава торышы көтелә. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, көн дәвамында бераз болытлы булачак.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 3-8 метр, көндез урыны белән тизлеге 12 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә +2...+7°С, республиканың көнбатышында +10°С ка кадәр төшәчәк. Көндез +22+ + 27°С ка кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре