Татарстанда 3 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 96 процентка үтәлгән.

 Барлыгы 3,144 миллион квадрат метр торак бина файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Коммерцияле күпкатлы төзелеш планы 41 процентка үтәлгән. Барлыгы 695 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 88 йорт файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта социаль ипотека буенча план 93 процентка үтәлгән, 20 йорт файдалануга тапшырылган. Шәхси торак төзелеше планы буенча гомуми мәйданы 2,3 миллион квадрат метр булган 17024 йорт тапшырылган.

Төзелеш планнарының үтәлеше турында киңәшмә бүген, 15 ноябрьдә, узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип яза Татар-информ.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре