Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 108%ка үтәлгән, 3 млн 515 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Бу - республика тарихында торакны файдалануга тапшыру буенча рекорд. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы коммерциячел күп катлы төзелеш буенча гомуми мәйданы 952 мең кв. м булган 110 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылуын искәртте. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 100%ка үтәлгән. Гомуми мәйданы 162 мең кв. м булган 44 торак йорт төзелеше тәмамланган. Шәхси торак төзелешенә килгәндә, биредә план шулай ук арттырып үтәлгән - 2 млн 401 мең кв. м мәйданлы 17 785 йорт файдалануга тапшырылган.
Министр җитештерүдә имгәнү очраклары һәм хезмәтне саклау буенча төзелеш мәйданчыкларында үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат китерде. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 2 544 тикшерү уздырылган, нәтиҗәләр буенча 1 476 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.
Ел башыннан Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ хокук бозулар турында 612 карар чыгарылган. Бу чорда ведомство белгечләре төзелеш мәйданчыкларында 1 791 тапкыр булганнар.
Баш инвестиция-төзелеш идарәсе (БИТИ) гыйнвардан 2 546 контроль-күзәтчелек чарасы уздырган. Тикшерү барышында хезмәт законнарын бозуның 5 630 очрагы ачыкланган, шуларның 5 528е инде бетерелгән.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, министр түбәндәгеләрне хәбәр итте: бүгенге көнгә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ятим балалар өчен билгеләнгән барлык 450 торак урынын да контрактка керткән. Шуларның 346сы республика милкенә алынган, 104е буенча республика өчен милек хокукы өчен түләү һәм теркәү чаралары үткәрелә.
Торак төзелешенә ярдәм итү буенча республика һәм федераль программалар кысаларында объектлар төзелеше тулы күләмдә тәмамланган, дип хисап бирде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы. Су белән тәэмин итү челтәрләре буенча - 5 объект, юлларны төзекләндерү буенча - 6 объект, торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү буенча 3 объект гамәлгә ашырылган.
Социаль-мәдәни объектлар төзүнең федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру өлешендә вәзгыять түбәндәгечә. Социаль-мәдәни объектлар төзелешенең барлык 14 программасы буенча 2025 ел лимитлары кысаларында эшләр тулы күләмдә башкарылган. 2026 елда төзелеп бетү срогы булган киләсе елга күчәчәк объектларда гына эшләр дәвам итә. Алар арасында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган Әгерҗе, Буа һәм Минзәлә шәһәрләрендә өч мәктәп бар. Шулай ук республиканың Питрәч һәм Зеленодольск районнарында «Гаилә»илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган ике мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе дә бар.
Спорт министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган объектлардан Футболны үстерү үзәге 2026 елга күчә. Объект төзелеше «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында бара.
Мәдәният тармагында киләсе елда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән Әгерҗе һәм Буа шәһәрләрендә ике күп функцияле үзәкне башкару дәвам итәчәк. «Экология» тармагында эре экологик проектны – Казанда ләм кырларын рекультивацияләүне гамәлгә ашыру эшләре 2026 елда да дәвам итәчәк.
Соңгы объектта эшләр тәмамланып, Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәдә медицина учреждениеләрен төзү программасы төгәлләнгән, аның белән бергә «Сәламәтлек саклау» тармагының барлык объектлары да тулы күләмдә гамәлгә ашырылган. Биредә «Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проекты, «Территорияләрне комплекслы үстерү» дәүләт программасы һәм гомуми финанслау күләме 4 млрд 447 млн сум булган ике республика программасы буенча 53 объект төзелгән. Аларга 47 фельдшер-акушерлык пункты, 2 поликлиника, 2 гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге һәм бер стационар кергән.
Алга таба - яшьләр сәясәте тармагы. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына һәм ике республика программасына керә торган 10 объект төзелешен финанслау күләме быел 576 млн сум тәшкил иткән. Быел төзелгән объектлар арасында 3 яшьләр үзәге, 7 балаларны савыктыру лагере бар.
Башка республика программалары кысаларында 504 млн сумлык 25 объект төзелгән. Болар: 16 башкарма комитет бинасы, 2 янгын сүндерү депосы бинасы һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча 7 пункт.
Шулай ук быел 61 җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча мөһим программалар гамәлгә ашырылды. Аларга «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль программасы кысаларында - 44 объект, уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында җиңүче 7 объект һәм «Җәмәгать киңлекләрен үстерү» республика программасы кысаларында 10 объект керә.
Министр инженерлык челтәрләрен модернизацияләү барышы турында сөйләде. Республиканың алты программасы буенча урамнарны яктыртуны торгызу программасы кысаларында - 401 объект, газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы буенча - 32 объект, пар казаннарын алмаштыру программасы буенча - 19 объект, халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы кысаларында - 87 объект, чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча - 10 объект, торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләү программасы буенча120 объект гамәлгә ашырылган.
Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең тагын 47 объекты "Яшәү өчен анфраструктура" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган. Ә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында инженерлык инфраструктурасының 4 объекты модернизацияләнгән.
"Алда безне озын ял көннәре көтә, һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагының бурычы - барлык тормыш тәэмин итү системаларының авариясез эшләвен тәэмин итү, - диде Марат Айзатуллин. - Мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләргә оператив җавап бирү максатыннан, Министрлыкта диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшләве оештырылды, ул авария хәлләренә даими мониторинг ясый һәм аларны бетерә. Оператив мәгълүмат алу һәм аварияләрне бетерүгә бәйле нинди дә булса проблемаларны хәл итү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең оператив нәүбәчтесе, җирле үзидарә органнары һәм коммуналь оешмалар белән хезмәттәшлек оештырылды».
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы бәйрәмнәрдә күп фатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә, түбәләрдән карны чистартуга, ишегалды территорияләрен җыештыруга, шулай ук чүп-чарны вакытында чыгаруга аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. Муниципалитетлар башлыкларына, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә һәм төбәк операторларына бу мәсьәләләрне шәхси контрольгә алырга кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез