Татарстанда 329 миллионга яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзергә җыеналар

Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары Татарстанның 34 торак пунктында төзеләчәк. Эшләрне башкаруга 329,5 миллион сум юнәлтелергә тиеш. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында билгеле булды.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары Балтач, Азнакай, Әлки, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Сарман, Нурлат, Тукай, Ютазы һәм башка районнарда барлыкка киләчәк.
Төзелеш эшләренә заказ бирүче – Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Акчалар Россия һәм республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Объектлар 2025 елның 1 декабренә кадәр тапшырылырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре